Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәзер белешмәләрне тизрәк бирәчәкләр

Кадастр исәп һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле мәгълүматлар сорауга җавап бирү срогы кимеде. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы законның яңа редакциясе җавап өчен ике көн вакыт бирә. Мәсәлән, әгәр элек кадастр палатасы белгечләре соравы буенча муниципалитетлар ведомствоара мәгълүмати эш итү кысаларында җирнең рөхсәт ителгән төрен үзгәртү турында күрсәтмәне...

Кадастр исәп һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле мәгълүматлар сорауга җавап бирү срогы кимеде.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы законның яңа редакциясе җавап өчен ике көн вакыт бирә. Мәсәлән, әгәр элек кадастр палатасы белгечләре соравы буенча муниципалитетлар ведомствоара мәгълүмати эш итү кысаларында җирнең рөхсәт ителгән төрен үзгәртү турында күрсәтмәне биш эш көне дәвамында бирергә тиеш булсалар, хәзер бу күпкә тизрәк. Шулай итеп, закон чыгаручы исәпкә алу срогын да кыскартты.

Күчемсез милек ияләре исәпкә кую өчен кирәкле документларны эзләп кабинеттан кабинетка йөреп вакытларын сарыф итмәсеннәр өчен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары кабул иткән карарлары турында мәгълүматларны үзләре бирәләр. Нигездә моңа биш көн бирелә. Мәсәлән, шушы вакыт эчендә торак бинаны торак булмаганга күчерү турында акт яки объектның адресы үзгәрү турындагы карар теркәү органына җибәрелергә тиеш. Ә менә муниципаль берәмлекләр, торак пунктлар, саклау һәм территориаль зоналар чикләрен урнаштыру турындагы документлар аларны кабул иткәннән соң алты ай эчендә җибәрелә. Сүз уңаеннан, кадастрда чикләре күрсәтелергә тиешле зоналар исемлеге сизелерлек тулыланган. Яңа закон уен зоналары, аучылык урыннары, урманчылык һәм башкаларның чикләре турында мәгълүматларны кадастрга тапшыруны да күздә тота.

Болардан тыш, нотариус мирас хокукы турындагы таныклыкны аны биргәннән соң өч көн эчендә тапшырырга тиешлеге хакында да мәгълүмат бар. ЗАГС хезмәткәрләре дә шушы вакыт эчендә үлемне теркәү турында мәгълүмат бирергә тиеш. Беренче чиратта бу күчемсез милек базарында төрле алдаулардан сакларга тиеш.

Быелның 1 гыйнварыннан көчкә кергән "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында"гы законга ярашлы төстә ведомствоара эш итү буенча килгән мәгълүматларны кадастрга кертү срогы ике мәртәбә кыскарды: утыздан унбиш көнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район