Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иң мөһим сүз – алгарыш

Тарихны без үзебез ясыйбыз. ТАССРның 95 һәм Татарстан дәүләтчелегенең 25 еллыгында, җирле үзидарә органнарына һәм республика президентын сайлаулар елында без Лаеш муниципаль районы территориясендә барлыкка килгән үзгәрешләр һәм казанышлар, аның кешеләре турында сөйлибез, чөнки алар хезмәте нәтиҗәсендә тотрыклы икътисади хәлгә ирешелгән, халык муллыгы арта. Бүген безнең әңгәмәдәшебез - Лаеш муниципаль...

Тарихны без үзебез ясыйбыз. ТАССРның 95 һәм Татарстан дәүләтчелегенең 25 еллыгында, җирле үзидарә органнарына һәм республика президентын сайлаулар елында без Лаеш муниципаль районы территориясендә барлыкка килгән үзгәрешләр һәм казанышлар, аның кешеләре турында сөйлибез, чөнки алар хезмәте нәтиҗәсендә тотрыклы икътисади хәлгә ирешелгән, халык муллыгы арта. Бүген безнең әңгәмәдәшебез - Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев:

-Михаил Павлович, ел гади булмады, әмма минемчә, без аны лаеклы кичердек. Ел азагында үткәннәргә йомгак ясау гадәткә кергән. Бәлки районга характеристикадан башларбыз.

-Кешеләрнеке кебек үк, шәһәрләр һәм районнарның да үз юлы, үз язмышы, үз билгеләнеше. Безнең район һәм Лаеш шәһәре үзләренең тарихи тамырлары, борынгы гореф-гадәтләре һәм данлыклы кешеләре белән горурлана ала. Уникаль табигать шартлары, ландшафтлар матурлыгы, экологик яктан чиста зона безнең якны яшәр һәм ял итәр өчен тартып торучы итә. Бүген 2094 квадрат километрдан артык мәйданлы территориядә бер шәһәр һәм 23 авыл җирлеге составында 69 торак пункт урнашкан. Рәсми теркәлгән халык саны 38972 кеше тәшкил итә. Чынлыкта район территориясендә берничә тапкырга күбрәк кеше яши. 10003 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Республика җитәкчелегенең һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль ориентлашкан сәясәте нәтиҗәсендә бездә кешеләр тормышы өчен барлык шартлар тудырыла.

-Сезнең карашка, узып баручы елда районда булган нинди вакыйгаларны аеруча мөһим дип санарга мөмкин?

-Алга таба хәрәкәт булган җирдә эш тә бара. 2015 елның 9 ае йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында Лаеш районы шәһәр һәм авыл халкы яшәгән районнар төркемендә беренче, ә бар районнарның йомгак рейтингында Казан шәһәре һәм Әлмәт районыннан гына калышып өченче урын алды. Елның иң мөһим вагыйгасы дип мин лаешлыларның 30 республика президент программасын гамәлгә ашыруда актив катнашуын саныйм. Социаль өлкәгә гаять күп акча җибәрелде. Кыска срокта 420 урынга өч балалар бакчасы төзелде. Тугыз фельдшерлык-акушерлык пункты капиталь ремонтланды һәм төзелде. Алты почта бүлеге реконструкцияләнде. Полицейскийлар өчен ике йорт-офис файдалануга тапшырылды. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалды, Ташкирмәндә, Каипыда авыл мәдәният йортлары ишекләрен ачты, Рождественода клуб төзелә башлады. Парклар һәм скверлар елы кысаларында район үзәгендә искиткеч Җиңү паркы, шулай ук Горький урамында парк булдырылды. Комлы Ковалида яңа паркка нигез салынды. Каипыда һәм Лаешта Кама елгасы яр буйлары төзекләндерелгән. План күрсәткечләрен шактый арттырып үтәп, 89 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Әлеге елда Столбищеда,Лаешта, Габишевода күпквартирлы җиде йорт сафка кертелде. Шушы көннәрдә генә Усадыдагы күпквартирлы йортта яшәүчеләр ачкыч алды. Барлыгы 264 квартир тапшырылган.

Безнең район инвесторларны уңышлы җәлеп итә. Территориядә гамәлгә ашырылучы эре проектлар арасында - "Иннополис" аерым икътисади зона булдыру, "Смарт-Сити Казан" төзелеше, сок җитештерү буенча "Бенконс" заводы, "Ин Парк Казан" индустриаль паркы, логистик почта үзәге, Халыкара конгресс-күргәзмә үзәге һәм тагын республика гына түгел, бөтенроссия әһәмиятендәге берничә мөһим объект төзелеше. Сәнәгать парклары үсеше күзәтелә, алар районда бишәү инде. Егорьевода яшел тәмләткечләр үстерү буенча теплица комплексы төзелеше дәвам итә. 25 Октябрь исемендәге поселокта күркә ите җитештерә башларга әзерләнәбез. Нармонкада "Три кита" ЧҖҖ балык эшкәртү заводы, Егорьево авылы җирлегендә "Лето" ЧҖҖ төзелеше яхшы темплар белән бара. Болар район икътисады үсеше нокталары.

(Ахыры. Башы 1 биттә).

-Районның икътисади базасы нинди "китлар"да тора, аңа үсәргә һәм актив төзелеш алып барырга нәрсә мөмкинлек бирә?

-Социаль-икътисади үсештә зур рольне эшчәнлекләре икътисадны тотрыклыландыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән сәнәгать предприятиеләре уйный. Бу - составында "Казан МЭЗы" ААҖ, "Казан май комбинаты" ААҖ, "Нәфис-биопродукт" ААҖ булган "Нәфис" компанияләр төркеме предприятиеләре, "Инвент" компанияләр төркеме: Таткабель, Таттеплоизоляция, Инвент-Электро, "Химтех" РЦИ, "Казан" халыкара аэропорты, "Ак Барс" ПВК, "Лаеш" һәм "Рамаев" ПК кошчылык комплекслары. Район икътисадына "Транснефть" компаниясенең "Ковали" НПСы, "ICL", "IBM" компанияләр төркеме, базальт җылылык изоляциясе заводы зур өлеш кертә. Кече һәм урта бизнес үсешенә зур игътибар бирәбез. Ул күп яктан икътисади үсеш темпларын, халык мәшгульлеге торышын билгели. Бездә эшсезлек юк диярлек. Рәсми теркәлгән 54 эшсезгә 500 гә якын вакансия туры килә. Бер елга фараз буенча уртача айлык хезмәт хакы 31597,7 сум тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшмәкәрлек яхшы темплар белән үсә. 30 гаилә фермер хуҗалыгы һәм эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе уңышлы эшләп килә. Яхшы үрнәкләр бар: Сиңгелдән сөт җитештерү буенча Миңнуллиннарның гаилә фермасы, Кече Елгадан ит җитештерү буенча "Зарипов" КФХ, Травкинодан дөяләр үстерү буенча "Кирпиченко" КФХ. Ашлык җитештерү 51326 тонна, ит һәм кош ите - 5001 тонна, сөт - 18485 тонна, йомырка - 697,5 миллион данә, бәрәңге - 12042 тонна тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы икътисады буенча районнар рейтингында Лаеш районы тугызынчы урында тора.

-Икътисади яктан без көчле, моңа шик юк. Ә авылларны һәм шәһәрне төзекләндерү буенча бездә нинди эш башкарылды?

-Безнең район - ул башкала кунаклары өчен керү ишеге. Бу безне барлык объектларның тышкы күренешен, юллар һәм магистральләр торышын аерым контрольдә тотарга мәҗбүр итә. Һәр торак пункттан каты көнкүреш калдыклары чыгару оештырылган. Даими төстә яшелләндерү чаралары үткәрелә, авылларыбызны бизәүче кече архитектур формалар төзелә. Районның бар күренеше үзгәрә. Моны авыллар һәм шәһәр урамнары буенча күрергә мөмкин. Шул ук вакытта эшләнәсе эш күләме зур әле. Урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, тормыш тәэмин итүнең башка проблемалары хәл ителә.

-Кыенлыклар һәм проблемалардан качу мөмкин түгел, аларның кайсылары белән очрашырга туры килә? Алар ничек хәл ителә?

-Берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый дип хак әйтәләр. Бездә дә проблемалар җитәрлек, әмма без аларны килеп чыгу белән чишәргә өлгерәбез. "Халык контроле" электрон сервисы, Лаеш муниципаль районының рәсми порталы аша сигналлар еш килә. Әмма, республиканың беренче Президенты, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе әйткәнчә, хакимияткә йомшак нервлар белән килмиләр. ММЧ һәм интернетбасмаларга тиз җавап бирәбез. Барын да үз көчебез белән хәл итә алмыйбыз икән, ярдәм сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

-Җирле үзидарә органнарының гади булмаган эшендә Сезгә кем ярдәм итә?

-Идарә хезмәткәрләренең яхшы командасы оешты, алар белән мин һәрчак теге яки бу проблеманың конструктив чишелешен табам. Әлбәттә, депутатлар корпусы, авыл җирлекләре башлыклары төрле яклап ярдәм итә. Президентыбыз үрнәге буенча, кем бар, шуның белән эшлим. Бездә кадрлар сәясәте исәпләнгән. Күп кенә мөһим проблемаларны һәм ниятләрне инвесторлар, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, эшлекле һәм инициативалы кешеләр ярдәме белән хәл итәм һәм тормышка ашырам. Киң җәмәгатьчелекнең ярдәменә таянам. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ягыннан кызыксыну һәм аңлау табуыма шатмын.

-2016 елга перспектив планнар белән бүлешегез әле.

-Алда эшләр күп. Узган елның төп вакыйгасы һәм мөһим сәяси кампаниясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау булды. Киләсе ел Россия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү эгидасы астында үтәчәк. Безнең даими кайгырту мәгариф һәм үсеп килүче буынга тәрбия бирү өлкәсенә, сәламәт тормыш рәвешенә өйрәтүгә, массакүләм мәдәният һәм спортны үстерүгә, мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелергә тиеш. Үзебезнең бай мәдәни мирасыбыз белән горурланабыз. Моның мисалы Каравон, Державино укулары, Сабантуй. Күпмилләтле халык йолаларын, аның гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен хөрмәт итәбез. Җирле бәйрәмнәрне - Олы Кабанда Алма Спасын, Урта Девятовода Чишмә көнен һәм башкаларны яңартырга планлаштырабыз.

2016 елда һөнәр сайлау буенча эш үткәрүгә курс алачакбыз. Район эшче һөнәрләр буенча "WorldSkills" дөнья чемпионатын әзерләүгә җәлеп ителгән. Халык өчен бу бик актуаль. Районның сәламәтлек саклау дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәгә куярга кирәк. 2016 ел республикада Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Табигать байлыкларын саклау һәм арттыру буенча чараларның зур планы эшләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2016 елга ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә безнең район ике тапкыр искә алынды, аерым алганда, ЛТЭТ базасында ресурс үзәге булдыру буенча. "Иннополис" тибындагы аерым икътисади зонаның Лаеш өлешен үстерүне тизләтүгә аерым игътибар бирелде. Бу безнең эшнең өстенлеге булачак.

Социаль объектлар, спорт корылмалары, Лаешта яшьләр ялын оештыру буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Моның белән җитди шөгыльләнәчәкбез.

Кече һәм урта бизнес предприятиеләрен район икътисадына җәлеп итүгә басым ясыйбыз. Моның белән бәйле төстә "ICL" һәм "IBM" компанияләре эгидасында IT-кластерны үстерүгә этәргеч ясаячакбыз.

Торак һәм социаль объектлар төзүне дәвам итәбез, авылларыбыз һәм район үзәге Лаеш шәһәрен төзекләндерүне яхшыртачакбыз. 2016 елның иң мөһим сүзе һәм девизы булып "алгарыш" сүзе һәм халык тормышы өчен яхшырак шартлар тудыру калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район итоги

2
X