Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җиңү салюты яңгырады

Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Кешеләр башкарма комитет бинасы янына чара башланырга шактый вакыт кала җыела башлады. Бәйрәм парады өчен хәрби техника да шунда ук килде. Иң алдан Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары тоткан байрак йөртүче төркем барды. Столбище урта...

Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.

Кешеләр башкарма комитет бинасы янына чара башланырга шактый вакыт кала җыела башлады. Бәйрәм парады өчен хәрби техника да шунда ук килде.

Иң алдан Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары тоткан байрак йөртүче төркем барды. Столбище урта мәктәбенең мактаулы барабанчылар взводы "Прощание славянки" тактына барабан тавышы яңгыратты. Алар артыннан сугыш елларының солдат формаларыннан яшь кешеләр атлады. Бөек Ватан сугышы ветераннары утырган фронт автомобилен мотоцикл эскорты озата барды. Җәяүле сугышчыларны һәм кадетларны диңгезчеләр алыштырды. Каска һәм плащ-палаткалар кигән егетләр артыннан хәзерге хәрби киемле парадта катнашучылар килде.

Ак халатлы шәфкать туташларын эчке эшләр органнары һәм МЧС хезмәткәрләре алыштырды. Хәрби кыр кухнясы артыннан фронтовик бабалары фотосурәтләре белән шәһәр мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары атлады. Митинг үткәреләчәк урынга җиткәч парадны чәчәкләр тоткан, күкрәкләрендә георгий тасмалары һәм бәйрәм шарлары булган предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре, шәһәр кешеләре һәм кунаклары төгәлләде.

Митингны ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев ачты. Россия, Татарстан гимннары яңгырады һәм алып баручылар сүзне район башлыгы Михаил Афанасьевка бирде.

-Чорлар алышына, әмма берни һәм беркем безнең илебезнең кешелекнең иң куркыныч явызлыгы - фашизмны җиңүдәге ролен киметә алмый. Бүген нацизм яклылар тарихны яңадан язарга ничек кенә тырышмасыннар, совет солдатының дөньядагы тынычлык хакына күрсәткән батырлыгын елъязмалардан сызып атып һәм онытып булмый. Районнан фронтка безнең 15422 якташыбыз китә, - дип дәвам итте Михаил Павлович, - 11655 сугышчы кире кайтмый.

Һәлак булган геройларны бер минут тын торып искә алдылар. Бары метроном тавышы һәм Мәңгелек ут ялкыны чытырдавы гына ишетелде. Мактаулы каравыл мизгелнең тантаналы булуын ассызыклады. 9 майда Җиңү бәйрәмен районның сугышта катнашкан 22 кешесе, шул исәптән җиде лаешлы, сугышта катнашучының 728 тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне каршылады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җыелганнарга ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә исән ветераннарны котлап һәм аларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләп район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм ТРның Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин чыгыш ясады.

Тыл хезмәтчәннәре адресына да күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Сугыш елларында нәкъ менә алар хәлдән тайганчы эшләгән, станоклар янында, илебез басуларында, домна мичләре янында арып егылган... Кызыл тасма киселде, япмасы алынды һәм митингта катнашучылар каршында алар - озак көтелгән Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә яңа һәйкәл пәйда булды.

Лаеш мәктәпләре укучылары бәйрәм шигырьләре сөйләделәр һәм Анжелика Аракелян башкаруындагы композиция вакытында уннарча ак шар һавага күтәрелде.

Митинг гадәт буенча ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосессиясе белән төгәлләнде. Теләге булган һәркемне бәйрәм концерты, кыр кухнясы һәм балалар аттракционнары көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район 9 мая митинг парад