Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иҗат ит, уйлап чыгар, үзеңне сынап кара!

Һәр елны 17 гыйнварда балалар уйлап табулары һәм уйлап табучылар көне билгеләп үтелә. Гомумән, яшьләр өчен нәрсә дә булса уйлап чыгару, фантазияне эшкә җигү хас. Бик яшьли үк балалар уйнап кублар, пирамидалар, заманча "Лего" конструкторларыннан төрле конструкцияләр төзиләр. Зуррак балалар кызыклы түгәрәкләр сайлыйлар, анда автомобиль, көймәләр, самолетлар модельләре, роботлар һәм...

Һәр елны 17 гыйнварда балалар уйлап табулары һәм уйлап табучылар көне билгеләп үтелә. Гомумән, яшьләр өчен нәрсә дә булса уйлап чыгару, фантазияне эшкә җигү хас. Бик яшьли үк балалар уйнап кублар, пирамидалар, заманча "Лего" конструкторларыннан төрле конструкцияләр төзиләр.

Зуррак балалар кызыклы түгәрәкләр сайлыйлар, анда автомобиль, көймәләр, самолетлар модельләре, роботлар һәм башка техника модельләре уйлап чыгаралар, ясыйлар. Әлеге барлык шөгыльләр, һичшиксез, безнең тормышны күпкә кызыклырак итә. Ә кайчак алар өлкәннәрчә уйлап табуларга китерә. Мәсәлән, салкыннан саклану өчен мех колакчыннар ясау идеясе 15 яшьлек америкалы Честер Гринвудныкы. Ул тимераякта шуарга һәм бер үк вакытта музыка тыңларга яраткан. Брайль шрифтын француз үсмере, 15 яшьлек итекче улы Луи Брайль уйлап тапкан.

Лаеш районының шундый сәләтле балалары техник иҗат белән түгәрәкләрдә һәм һәвәскәр берләшмәләрдә мавыгучан укытучылар җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина мәгълүматы буенча, 2015-2016 уку елында район мәктәпләре базасында техник иҗатның 14 берләшмәсе эшли, аларда 200 гә якын бала "Робототехника", "Инженерная и компьютерная графика", "Автомоделирование", "Судомоделирование", "Начальное техническое моделирование", "3D-моделирование", "Деревесное зодчество", "Картинг" юнәлешләре буенча шөгыльләнә.

Столбище һәм Комлы Ковали урта мәктәпләре, Лаешның 1 нче гимназиясе "Робототехника" юнәлеше буенча техник иҗатны үстерүгә грантлар отты. Даими төстә техник иҗат юнәлешләре буенча район, зона, республика ярышлары һәм конкурслары үтә. Аларда балалар актив катнаша, тәҗрибә уртаклаша. Мәсәлән, Хәерби урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарлары семинары булды. Семинар вакытында гади автомобильләр буенча ярышлар үткәрелде. Яшь конструкторлар ярышларын мәктәп музее җитәкчесе, Хәерби мәктәбе укытучысы Рөстәм Хәсәнов оештырды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ул мәктәп укучылары белән авто һәм көймә модельләштерү белән шөгыльләнә.

Лаешның 1 нче гимназиясе базасында шулай ук техник яктан сәләтле гимназистларның "Робототехника" берләшмәсе эшли. Техник түгәрәкләр барлыкка килү мәктәп базасында техник берләшмәләр үстерү буенча республика проектлар конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды. Грант акчаларына, район Советы ярдәмендә мәктәпкә берничә конструктор җыелмасы кайтты, алар ярдәмендә йөзгә якын робот моделе җыярга була. Һәм менә гимназия тарихында беренче робот сыйныф идәненә ясалган лабиринт буенча атлап китте. Могҗиза-кешенең авторы - Лиза Тухтина. Ул Данил Макин белән бергә IV республика ярышларында уңышлы катнашты, Лаеш гимназистлары өйгә сертификатлар белән кайттылар. Алар сүзе буенча, әгәр яхшырак техник мөмкинлекләр булса, югарырак нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде. Мәсәлән, республиканың башка районнарыннан килгән балаларның шәхси ноутбуклары, гаджетлары, заманча конструкторлар җыелмасы бар. Әмма, "Робототехника" түгәрәге әгъзалары ярышларда катнашып тәҗрибә алулары һәм фикердәшләре белән танышуларына бик шат. Кем белә, бәлки киләчәктә алар арасыннан кем дә булса инженер, программист булыр яки башка кызыклы һөнәр сайлар. Техник иҗат белән шөгыльләнүләр һәрчак кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район столбище Песчаные Ковали Кирби

2
X