Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ИБС: профилактика һәм дәвалау

Күптән түгел әниемә йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы куйдылар. Ул нинди авыру? ИБС белән авыручы кешегә нинди тормыш рәвеше алып барырга кирәк? Хөрмәт белән Фәния Л., Лаеш шәһәре. Укучыбыз соравын Лаеш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова җавап бирә. -Йөрәкнең ишемик авыруы (ИБС) -...

Күптән түгел әниемә йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы куйдылар. Ул нинди авыру? ИБС белән авыручы кешегә нинди тормыш рәвеше алып барырга кирәк?

Хөрмәт белән Фәния Л., Лаеш шәһәре.

Укучыбыз соравын Лаеш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова җавап бирә.

-Йөрәкнең ишемик авыруы (ИБС) - киң таралган хроник авыруларның берсе, ул йөрәкнең төп артерияләре атеросклеротик бляшкалар белән тыгылу яки кысылу нәтиҗәсендә йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителүе җитәрлек булмау аркасында килеп чыга. Кан тамырларының эчке стеналарында холестерин туплану йөрәк мускулына кислород һәм туклыклы матдәләр килү азаюга китерә. ИБСның берничә төп формасы бар - киеренкелек стенокардиясе ("грудная жаба"), кискен коронар синдром һәм киң таралган кискен формасы - миокард инфаркты.

Пациентлар миннән еш кына ИБСны нәрсә китереп чыгара дип сорыйлар. Авыру үсеше куркынычының төп факторлары арасында аеруча түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк: тәмәке тарту, өлкән яшь, артериаль гипертония, гәүдә авырлыгы арту, канда липидлар (холестерин) арту, шикәр авыруы, алкоголь, аз хәрәкәтләнү һәм нәселдәнлек. Тәмәке тартудан баш тарту гына да миокард инфаркты куркынычын һәм кинәт үлемне 20-50 %ка киметергә мөмкинлек бирә. Авыруны профилактикалауда дөрес туклануга аерым урын бирелә. Туклану рационы төрле булырга, анда түбәндәге продуктлар өстенлек итәргә тиеш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, чистартылмаган кыяклы ашлык һәм тупас тарттырылган икмәк, мае аз булган сөт продуктлары, майсызландырылган диетик продуктлар, майсыз ит һәм балык. Майга бай сыер, сарык, дуңгыз ите, казылыклар, сыер мае организмда холестерин дәрәҗәсе артуга этәргеч була. Исегезгә төшерәм, канда холестерин күләме нормасы литрына 5 ммольгә кадәр. Гәүдә авырлыгын һәм артериаль басымны контрольдә тоту ИБС куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.

ИБС булганда пациентларга физик активлык киңәш ителә. Мондый категория авырулар өчен иртәнге гимнастика, сәламәтләндерү физкультурасы - һавада йөрү, йөзү, чаңгы шуу, шулай ук уртача авырлыктагы физик хезмәт, мәсәлән, йорт яны участогында эшләү күрсәтелгән.

ИБС вакытында дәвалау-профилактика чаралары системасында мөһим звено - курортта дәвалану. Курортларның табигый факторлары (климат, минераль сулар...) йөрәк авырулары белән авыручыларның бозылган физиологик функцияләрен җайлаучы, патологик процессның үсешен һәм прогрессын тоткарлаучы актив үзлекләргә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш ИБС