Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игенчеләр басуга чыкты

Соңгы көннәрдәге җылы һава язгы кыр эшләре башлауны тизләтте. Район игенчеләре вакытны югалтмау өчен күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруга һәм дым каплауга тотындылар. Бүгенге көндә район басуларында 60 берәмлек техника эшли. "Хәерби", "Нармонка", "Березовка" һәм "Атабай" хуҗалыклары яхшы старт алды. "Девятово" җәмгыяте басу хезмәтчәннәренә авыл хуҗалыгы авиаторлары ярдәмгә килгән. Алар...

Соңгы көннәрдәге җылы һава язгы кыр эшләре башлауны тизләтте. Район игенчеләре вакытны югалтмау өчен күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруга һәм дым каплауга тотындылар. Бүгенге көндә район басуларында 60 берәмлек техника эшли.
"Хәерби", "Нармонка", "Березовка" һәм "Атабай" хуҗалыклары яхшы старт алды. "Девятово" җәмгыяте басу хезмәтчәннәренә авыл хуҗалыгы авиаторлары ярдәмгә килгән. Алар мең гектардан артык мәйдандагы уҗымны тукландыру эшен санаулы көннәрдә башкардылар. Нармонка игенчеләре бүген сабан бодае чәчә башларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев