Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игенчеләр эшен тикшерделәр

Район басуларында бөртекле культуралар уңышы өлгерә. Игенчеләргә 9 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән уҗым һәм 18 мең гектар сабанашлык уңышын җыеп алырга кирәк. Составына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре кергән комиссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең алда торган урак өстенә әзерлегенә үзенә күрә тикшерү...

Район басуларында бөртекле культуралар уңышы өлгерә. Игенчеләргә 9 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән уҗым һәм 18 мең гектар сабанашлык уңышын җыеп алырга кирәк.

Составына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре кергән комиссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең алда торган урак өстенә әзерлегенә үзенә күрә тикшерү эше үткәрде. Аграрийларга комбайннарның эшкә сәләтен һәм аларның герметиклыгын, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүне һәм ашлык җыю техникасының янгын сүндергечләр һәм башка сак чаралары белән тәэмин ителешен күрсәтергә кирәк иде.

-Район басуларында бөртекле культуралар һәрчак мактаулы урында булды. Бу сезонда игенчеләр уңышка ышанычлы нигез салу өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр, - дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Миңнекәев. - Әмма нәтиҗәләр бар җирдә дә бертөрле түгел. Башак формалашу процессына һава торышы факторы катышты: июньдә бары 12 мм гына явым-төшем яуды. Ашлык ура башларга санаулы көннәр генә калып бара. Егерменче июльдән соң гадәттә массакүләм борчак уру, арыш җыю башлана. Эш планына ярашлы төстә, бу уракта 70 кә якын ашлык җыю комбайны катнашачак. Ремонт ясаучы хезмәтләр һәм комбайнчыларның үзләре алдына бар техниканы эшкә җигү бурычы куелган. Комбайннарның 30%ы гына җиде елга кадәр куллану срогына ия. Комбайн паркының өчтән икесе шактый искергән. Шуңа күрә аларны ремонтлау уңышлы һәм үз вакытында тәмамланыр дип әйтү катлаулы. Запас частьлар сатып алу белән кыенлыклар бар. Әмма хәзер аклану өчен сәбәп эзләр вакыт түгел.

Тикшерүчеләр фикере буенча, уракка хәербиле игенчеләр яхшы әзерләнгән. Бар биш комбайн да әзерлек сызыгында. Узган елгы урак лидеры Ранис Вафин - гадәттә бар техниканы комиссиягә беренче таләптән соң ук тапшыручыларның берсе. Бу сезонда да ул ремонтны районда беренчеләрдән булып тәмамлаган. Урта Девятовода да ашлык җыю техникасын сыйфат гарантиясе белән торгызалар. Ул районның кызу урак өстендә, һәр минут кадерле чакта да үз көчләренә генә ышанучы бердәнбер хуҗалыгы. Сүз уңаеннан, җирле предприятиенең уңышлы эшчәнлеге авылдашларын да кызыксындыра. Иген җыю тәмамлангач, алар арендага бирелгән пайлары өчен ашлык алачак. Башка торак пунктларның йорт яны хуҗалыкларында да терлек саны белән басулар уңдырышлыгы арасында үзара элемтә яши. Әмма, кызганычка каршы, уңыш язмышы яртылаш читтән җәлеп ителгән механизаторларга бәйле булган хуҗалыклар да бар. Кадрлар сәясәте хәл ителмәгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен уракны башкарып чыгуның бары бер ысулы гына бар - читтән хезмәткәрләр яллау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш