Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игътибар: “Трактор-Тагылма“ операциясе

Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр "Трактор-Тагылма" шартлы исеме астында операция оештыра. Күп төрле техниканы колачлый алсын...

Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр "Трактор-Тагылма" шартлы исеме астында операция оештыра.

Күп төрле техниканы колачлый алсын өчен ул машиналарның басуларга массакүләм чыгуы чорында үткәрелә. Гостехнадзор һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тракторлар һәм аларның тагылмаларының теркәлүен, дәүләт техник каравы үтүен, механизаторларның әлеге категория машиналар белән идарә итүгә рөхсәте булуын тикшерәчәкләр.

-Кызганычка каршы, бар кеше дә юлларда иминлек чараларын үтәми. Шәхси үзйөрешле машина хуҗалары аерым игътибарга лаек. Алар соңгы еллар дәвамында аңлы төстә дәүләт теркәвеннән һәм техниканы карауга бирүдән качалар, - дип аңлатма бирә Гостехнадзорның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Гәрәев. - Исегезгә төшерәм, бозулар өчен штраф суммасы шактый артты. Мәсәлән, дәүләт билгеләре булмаган транспорт чарасы белән идарә итү йөртүчегә 5000 сумга яки 1-3 айга хокуклардан мәхрүм итүгә төшә. Исерек хәлдә яки хокуклары булмаган йөртүчеләргә идарә итәргә рөхсәт биргән вазифаи затларга 20000 сум күләмендә штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев