Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Игътибар: “Трактор-тагылма“ операциясе бара

Республикадагы кебек үк, районда да тракторлар, юл төзү техникасы, үзйөрешле машиналар тагылмаларын техник карауга зур игътибар бирелә. ТРның үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсе күрсәтмәсе буенча, 6 июньнән 30 ына кадәр "Трактор-тагылма" профилактик операциясе үткәрелә. Бу көннәрдә Гостехнадзор инспекциясе хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле техниканы,...

Республикадагы кебек үк, районда да тракторлар, юл төзү техникасы, үзйөрешле машиналар тагылмаларын техник карауга зур игътибар бирелә.

ТРның үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсе күрсәтмәсе буенча, 6 июньнән 30 ына кадәр "Трактор-тагылма" профилактик операциясе үткәрелә.

Бу көннәрдә Гостехнадзор инспекциясе хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле техниканы, файдалануга рөхсәт, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә, юл төзелеше хуҗалыгында, шәхси секторда теркәү документлары булуны тикшерүне оештыра.

-"Трактор-тагылма" операциясе әлеге категория транспорт чараларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән, - дип аңлатма бирә Гостехнадзорның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Гәрәев. - Узган чәршәмбедә рейд вакытында без сигез берәмлек техниканы карадык. Бер беркетмә төзедек: экскаватор йөртүче үз транспорт чарасын трассага техник караудан башка алып чыккан.

Видеосюжетны газета сайтының "Видео" бүлегеннән карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined