Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ихтирам белән искә алабыз...

М.С.Насыйрова, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Еллар уза, ә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын безнең авыл халкы кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан ветерансыз гына каршылады. Соңгы ун елда вафат булган ветераннарның берсе - Вахитов Вагыйз абый. Гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак, пенсиягә чыккач та, ул...

М.С.Насыйрова, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Еллар уза, ә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын безнең авыл халкы кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан ветерансыз гына каршылады. Соңгы ун елда вафат булган ветераннарның берсе - Вахитов Вагыйз абый. Гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак, пенсиягә чыккач та, ул мәктәп белән элемтәне өзмәде.

Вагыйз абый 1918 елда Лаеш районы Татар Янтыгы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1929 елда авылда мәктәп ачыла һәм ул беренче сыйныфка бара. 1936 елда җиде еллык мәктәпне тәмамлый һәм Казан механик-технология техникумына укырга керә, ләкин тәмамларга өлгерми. Аны 1939 елның көзендә хәрби хезмәткә алалар. Бер ел полк мәктәбендә укыгач, кече командир исеменә лаек була.

Бөек Ватан сугышы башлана... Вагыйз абый хезмәт иткән хәрби частьне 1941 елның 8 июлендә вагоннарга төяп фронтка озаталар. "Мәскәүне төнлә үттек. Иртән Вязьма шәһәренә килеп җиттек. Бераз торганнан соң, һавада самолетлар күренде, бомба яудырырга тотындылар", - дип искә ала иде Вагыйз абый. Бу аның дошман белән беренче очрашуы була. Вагыйз абый Смоленск һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша.

Сугышта үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килә. Ул дүрт тапкыр яралана. Вагыйз абый әсирлектә дә була. Тугызынчы омтылыштан унҗиде кеше фашист "тырнагыннан" качып котыла ала. Шулар арасында Вагыйз абый һәм авылдашы Садриев Гыйльми абый да була. Вагыйз абый дошманга каршы партизаннар белән бергә дә сугыша.

Сугыштан ул 1946 елның 15 маенда гына кайта һәм аннан соңгы гомерен балалар укытуга багышлый. Физика, математика, тарих, физкультура фәннәрен алып бара. Үз һөнәрен бик ярата, балалар да аны хөрмәт итә. Булачак тормыш иптәше Рабига апаны да ул мәктәптә очрата. Аның белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Хезмәт сөючән, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, энергияле Вагыйз абый туган авылыбызның хөрмәтле кешесе булды. Ул мәктәпкә очрашуларга килеп сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаша иде. Аны олыбыз да, кечебез дә зур ихтирам белән искә алабыз, аның белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш