Ил язмышында гаилә язмышы. Слепнёвлар династиясе
Слепнёвлар Комлы Ковалида XIX гасыр азагыннан ук яшиләр, шуңа күрә төп яшәүчеләр булып саналалар. Әлеге гаилә язмышы Россия тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Мәдинә Усманова Фото Слепнёвларның гаилә архивыннан Слепнёва Марфа Харитоновна ирен Бөек Ватан сугышына кадәр үк җирли. Аларның гаиләләре зур һәм тату була, әти-әниләрен хезмәт сөючән, тыңлаучан дүрт уллары...
Слепнёвлар Комлы Ковалида XIX гасыр азагыннан ук яшиләр, шуңа күрә төп яшәүчеләр булып саналалар. Әлеге гаилә язмышы Россия тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Мәдинә Усманова
Фото Слепнёвларның гаилә архивыннан
Слепнёва Марфа Харитоновна ирен Бөек Ватан сугышына кадәр үк җирли. Аларның гаиләләре зур һәм тату була, әти-әниләрен хезмәт сөючән, тыңлаучан дүрт уллары һәм кызлары куандыра. 30 нчы еллар ахырында аларның барысы да үз гаиләләрен кора, барысының балалары була. Яшәргә һәм шатланырга гына да бит. Әмма сугыш башлана, һәр йортның ишеген шакый.
Биш баласын калдырып, фронтка беренче булып урманчы булып эшләгән Алексей китә. Аның Алешенькасы фронт разведчигы була, Берлинга кадәр барып җитә. Аның күкрәген тугыз сугышчан бүләк бизи.
Икенче улы, Егор, колхозда трактор бригадасын җитәкли. Бөтен сугышны үтә, пулеметчик була, яралана. Җиңүдән соң туган колхозына кайта.
Улларының иң өлкәне, Александр авыл советы рәисе була. Сугышка 1943 елда китә. Юлдан бер хат яза, әмма тиздән ана аның үлем хәбәрен ала. Александр Сталинград астында һәлак була.
Марфа Харитоновнаның тагын бер улы, Василий Алексеевич сугышка кадәр милициядә эшли. Яралана. Ватанына кире кайта һәм Столбищеда милициядә хезмәтен дәвам итә.
Ватан сагына уллары гына түгел, оныклары да баса. Александрның өлкән улы, Слепнёв Михаил Александрович батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ике Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан 1947 елда гына кайта. Столбищеда яши һәм укытучы булып эшли. Тагын бер оныгы, Студентов Александр Николаевич икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
Марфа Харитоновнаның туганының улы, уналты яшьлек Слепнёв Борис Андреевич 1943 елда сугышка үзе теләп китә. Бүләкләре бар, армиядән 1947 елда гына кайта.
Слепнёвлар гаиләсеннән җиде кеше үз Ватаннарын, туган йортларын, туганнары һәм якыннарын намус белән һәм кыю төстә саклаган.
Сугыштан соң Комлы Ковалида яшәүчеләрнең өчтән бере диярлек Слепнёвлар династиясеннән була. Хәзер, әлбәттә, оныклары һәм оныкчыклары Россиянең төрле шәһәрләрендә яши. Әмма фашистларны туган җиргә үткәрмәгән бабалары турында хәтерне саклыйлар һәм хөрмәтлиләр.
Бирелгән материал өчен Логинова Анна Георгиевнага һәм улы Алексей Алексеевичка зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев