Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җиләк-җимеш бакчасы өчен үсентеләр сайлаганда

Үсентеләрне ничек дөрес сайларга - газета укучылар бу турыда еш сорыйлар. Алар соравына ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахова җавап бирә. Берничә сутый җире һәм йорт яны участогы булганнар җиләк-җимеш бакчасы үстерә. 3-4 ел үткәннән соң үкенмәс өчен үсентеләр сайлаганда...

Үсентеләрне ничек дөрес сайларга - газета укучылар бу турыда еш сорыйлар. Алар соравына ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахова җавап бирә.

Берничә сутый җире һәм йорт яны участогы булганнар җиләк-җимеш бакчасы үстерә. 3-4 ел үткәннән соң үкенмәс өчен үсентеләр сайлаганда кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

-Алар климат шартлары буенча безнең төбәккә якын җирдә үстерелергә тиеш.

-Үсентеләрне белгечтән сатып алу дөресрәк булыр, әмма арзанрак һәм ышанычлырак - үсентеләр үстерелгән урында, җиләк-җимеш питомнигында.

-Сатучылар үсентеләр сыйфатын аларның сорт һәм чәчү сыйфатын раслаучы документ (сертификат яки аның расланган күчермәсе) белән расларга тиешләр.

-Үсентеләр партиясенә түбәндәге мәгълүматлар: культурасы, сорты күрсәтелгән этикетка ябыштырылган булырга тиеш.

-Сатучыларның этикеткада күрсәтелгән сортка карата үсентенең сортын һәм Р 53135-2008 ГОСТка туры килүен раслаучы документлары булырга тиеш.

-Үсентеләрнең кабыгы тыгыз һәм эластик, җирдән өске өлеше сыгылмалы һәм тамыр системасы яхшы булырга тиеш. Тырнак белән тырнап караганда анда яшел, дымлы тукыма күренергә тиеш.

-Үсентеләр яфраксыз, механик зарарланган урыннарсыз һәм авыру билгеләреннән башка булырга тиеш. Тамыр системасы яхшы үскән һәм кипмәгән булсын.

-Тамырларның полиэтилен пакетка яки башка берәр нәрсәгә төрелгән, юеш материал белән капланган яки юеш балчык белән эшкәртелгән булуы мөһим.

-Үсенте никадәр яшьрәк булса, ул адаптация чорын шулкадәр тизрәк үтә һәм яңа урынга тизрәк җайлаша.

-Алма, груша, чия һәм сливаны апрель азагында-май башында, бөреләре ачылганчы утыртырга кирәк. Яз көне утыртканда соңга калырга ярамаганын истә тотыгыз.

-Тамырлары никадәр күбрәк һәм озынрак булса, агачлар шулкадәр яхшырак һәм тизрәк җайлаша һәм үсә. Әмма утыртканда барлык черек һәм зарарланган тамырларны кисәргә кирәк.

-Утыртыр алдыннан үсентеләрне 3-4 сәгатькә суга куярга, ә утыртканда 1:1 күләмдә туфрак һәм черемә боткасы белән эшкәртергә кирәк.

-Әгәр сез үсенте сезгә зурлыгы буенча туры килми дип уйлыйсыз яки сез сатып алган сорт сезнең климат өчен яраксыз икәнен ачыклыйсыз икән, аны алыштырып булмый. Ә корткычлары булган үсентеләрне сатучыга кире кайтарырга мөмкин.

-Әгәр сатучылар проблеманы чишәргә ризалашмый икән, сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә ике экземплярда дәгъва языгыз. Берсе кибеткә, икенче сезгә. Анда дәгъваны алу турында билге, дата һәм аны кабул иткән кешенең имзасы булырга тиеш. Әгәр сатучылар сезнең экземплярга имза салудан баш тарталар икән, дәгъваны тапшыру турында хәбәр белән һәм аны җибәрү кәгазе белән заказлы хат итеп җибәрегез.

Үсенте сыйфатын утыртканчы гына чын-чынлап расларга була. Утырту материалын игътибар белән сайлагыз, дөрес утыртыгыз һәм үсентегезне яхшы карагыз. Шул чакта сезгә уңыш елмаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район саженцы