Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Коляскалар белән бию

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең яңа ысулы - коляскалар белән бию кертелә.

Репитицияләргә керешкәнче үзәк хезмәткәрләре зур эш башкарган - сәламәтлек торышы буенча парлар, музыка сайлап алганнар, хәрәкәтләрне уйлаганнар, сәхнә костюмнары теккәннәр. Белгечләр тернәкләндерүнең яңа ысулы терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларның физик хәлен генә ныгытып калмыйча, бер үк вакытта аларның иҗади сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итәр дип ышаналар. Ниһаять, коляскалар белән бию мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башка яшьтәшләре белән беррәттән төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә, концерт программаларында һәм ярышларда катнашу өчен тигез мөмкинлекләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РЦДПОВ декада ирнвалидов

2
X