Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иминиятләү буенча бәхәсләр

"Росгосстрах" җәмгыятенең Лаеш бүлеге менеджерлары клиентка бушлай бүләк рәвешендә үзе белмәгән банк пластик карточкасы алмаган өчен, чөнки ул башка банк клиенты, мәҗбүри дәүләт автоиминиятләү (ОСАГО) полисы бирүдән баш тартканнар. Аның хатыннан өзек һәм белгечләр аңлатмасын бирәбез. Редакциягә килгән хаттан Бүләк алыгыз, алай эшләмәгәндә..! 15 елдан артык "Росгосстрах" ачык акционерлар җәмгыятенең...

"Росгосстрах" җәмгыятенең Лаеш бүлеге менеджерлары клиентка бушлай бүләк рәвешендә үзе белмәгән банк пластик карточкасы алмаган өчен, чөнки ул башка банк клиенты, мәҗбүри дәүләт автоиминиятләү (ОСАГО) полисы бирүдән баш тартканнар. Аның хатыннан өзек һәм белгечләр аңлатмасын бирәбез.

Редакциягә килгән хаттан

Бүләк алыгыз, алай эшләмәгәндә..!

15 елдан артык "Росгосстрах" ачык акционерлар җәмгыятенең Лаеш бүлеге клиенты булып торам, гадәтем буенча офиска яңа полис алу өчен килдем. Миңа бераз көтеп торырга тәкъдим иттеләр, чөнки менеджер янында башка кеше бар иде. "Бераз көтү" сәгать чамасына сузылды. Көтеп тору һәм эш вакытын югалту нәрсә әле ул, менеджер полисны тутыра башлаганчы фирмадан бүләк - ниндидер яңа банкның пластик картасын (имеш, мөмкинлекләре чиксез) алырга тәкъдим итте, бу барысын оныттырды. Мин әдәпле генә "бүләк" алудан баш тарттым һәм ОСАГО полисы бирүләрен үтендем. Шуны әйтәсем килә, "бүләк" алу өчен бер кочак кәгазьгә имза куярга һәм "бүләк"не кулга тотып фотога төшәргә кирәк - әллә банк сайты өчен, әллә реклама журналы өчен... Әгәр бу миңа кирәк икән, мин моңа каршы түгел. Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына ярашлы төстә мин көчләп тагылган хезмәтләрдән баш тарта алам. Менеджерга да шуны аңлаттым. Мин китергән дәлилләргә җавап итеп каушаган клерк мине кәрәзле элемтә буенча бүлек җитәкчелеге белән тоташтырды. Телефон буенча миңа таләпчән тавыш белән менеджерның "бүләк" тапшырырга мәҗбүр булуын хәбәр итте, ә мин, "Росгосстрах" клиенты булырга теләсәм, әлбәттә, аны алырга мәҗбүр икән...

-Әгәр сез "Пятерочка"га ипигә керсәгез, ә сезгә - бүләккә су коену костюмы алмасагыз ипи сатмыйбыз дисәләр, бу шуңа охшаш бит. Кәгазьләргә имзагызны куегыз һәм безнең реклама плакаты өчен су коену костюмыннан рәсемгә төшегез...

Мин бу офистан киттем һәм башка иминият офисына кердем, анда 10 минут эчендә бернинди проблемасыз көткән ОСАГО полисы алдым!! Намуслы иминиятләүчеләргә рәхмәт!

Хөрмәт белән Алик Сәгыйтов.

Укучыбыз соравына "Росгосстрах" җәмгыяте Лаеш бүлеге җитәкчесе Габделәхәт Хәкимов җавап бирә.

-Безнең агентлык - Татарстанда яхшыларның берсе, ел саен призлы урыннар ала. Бүген иминият компанияләре күп. Шуңа күрә без һәр клиентны җәлеп итү өчен төрле формалар файдаланырга тырышабыз. Шундый формаларның берсе - безнең агентлык базасында "Росгосстрах Банк" бүлеге булдыру, алар Россия территориясендә актив үсә. Һәр кеше аның клиенты була ала. Ул кредитның һәм кертемнәрнең файдалы шартларын тәкъдим итә. Бу банк карточкасы белән ОСАГО буенча түләүләрне процентларсыз алырга була. Шуңа күрә безнең гамәлләр клиентлар турында кайгырту булып тора.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча бүлек белгече Александр Красницкий аңлатма бирә.

Россия Федерациясенең 1999 ел 7 февральдәге №2300-1 "Кулланучылар хокуклары турында"гы законның 16 маддәсе 2 пунктына ярашлы төстә бер товар (эш, хезмәт) алганда башка товарны (эш, хезмәт) көчләп тагу тыела. Шулай итеп, ОСАГО полисы алганда өстәмә хезмәт тагу дөрес түгел.

Хатка прокурор ярдәмчесе Артем Стебо аңлатма бирә.

2002 ел 25 апрельдәге №40-ФЗ "Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү турында"гы федераль законның 5 маддәсенә ярашлы төстә мәҗбүри иминият килешүе буенча яклар хокуклары һәм бурычлары РФ Хөкүмәтенең 2003 ел 7 май №263 карары белән расланган транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү кагыйдәләре белән билгеләнә. Бу кагыйдәләргә ярашлы төстә иминиятләүченең мәҗбүри иминиятләү килешүе төзү турында гариза белән үзенә мөрәҗәгать иткән транспорт чарасы хуҗасы белән мәҗбүри иминият килешүе төзүдән баш тартырга хокукы юк. Иминиятләүченең иминият законнарын саклавы иминиятләүгә лицензиядә күздә тотылган эшчәнлек алып баруның төп шарты булып тора.

Хезмәтләрне көчләп такканда Роспотребнадзорның Татарстан буенча территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Полислар булмау сәбәпле ОСАГО ясаудан баш тартканда - Татарстан Республикасы Милли банкына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев