Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иминлек Алдакчылар ничек итеп өлкән кешеләрнең акчаларын тартып ала.

Татарстан ЭЭМ алдакчылар корбаны булмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә. ТР ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2016 елның 9 аенда Татарстанда социаль алдаулар белән бәйле 41 җинаять эше судка җибәрелгән. "Бозык чыгару", "искергән акчаларны яңа купюраларга алыштыру", "пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтү" - аферистларның иң киң таралган хәйләләре. Җинаятьләрнең...

Татарстан ЭЭМ алдакчылар корбаны булмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә.

ТР ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2016 елның 9 аенда Татарстанда социаль алдаулар белән бәйле 41 җинаять эше судка җибәрелгән. "Бозык чыгару", "искергән акчаларны яңа купюраларга алыштыру", "пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтү" - аферистларның иң киң таралган хәйләләре.

Җинаятьләрнең әлеге төре югары иҗтимагый резонанс китереп чыгара. Чөнки зыян күрүчеләр гражданнарның иң якланмаган категориясе вәкилләре - пенсионерлар һәм үсмерләр.

-Әлеге алдауга бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бирешә, - дип кисәтә ТР ЭЭМ матбугат хезмәте. - Алар элек чыныгу алган буын, мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм күрсәтергә әзерләр. Өлкәннәр, кагыйдә буларак кешеләргә бүгенге яшьләргә караганда күбрәк ышана. Аферистлар шуңа исәп тота да.

Мәсәлән, Омскида Саратов өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек хатынны тоткарлыйлар, ул Татарстанда берничә алдау очрагында шикләнелә. 2015 елның декабрендә бозык чыгару сылтавы белән ул 78 яшьлек алабугалы квартирыннан 245 мең сум - хатын-кызның озак еллар дәвамында җыйган акчасын урлый. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре тоткарланган хатын-кызның Бөгелмә, Чистай һәм Мамадыш районнарында шуңа охшаш җинаятьләргә катнашы барын ачыкладылар.

Һаман да шул ук "бозык чыгару" сылтавы белән аферистлар Казанның 16 яшьлек мәктәп укучысыннан алдап 2,3 миллион сум диярлек торучы бизәнү әйберләрен алалар.

Күп кенә кешеләр үзләре янына яхшы киенгән, ягымлы кыяфәтле хатын-кыз килүдә һәм үзләрендә булган проблемалар турында сүз башлауда бернинди куркыныч та күрмиләр. Алар, таныш түгел кешегә тулысынча ышанып, җиңел генә аралаша башлыйлар.

-Исегездә тотыгыз, алдакчы хатын-кызлар кеше күп булган җирләрдә эш итүне өстен күрәләр, чөнки мондый урыннарда кеше баштан ук үзен якланган итеп хис итә, - дип кисәтә психологлар. - Кибеткә яки поликлиникага ничек барырга кебек гади сорау белән мөрәҗәгать итеп, алар элемтә булдыралар, булачак корбанны әңгәмәгә тарталар. Элемтә җайлануга афетисткалар әңгәмәдәше җаен алалар: аның мимикасын, сөйләм темпын, ишарәләрен кабатлыйлар. Ә аннан соң көтелмәгән сорау яки фикер белән аны психологик тигезлек халәтеннән чыгаралар. Ул теләсә нәрсә - "бозык" турында искә алу яки исем, дата, географик атамалардан торган озын чыгыш була ала. Бу очракта кеше үзе дә сизмәстән алар арасыннан таныш сүзләр эзли башлый.

Татарстан ЭЭМнан киңәшләр:

-"Бозык чыгарырга", "күз тиюдән коткарырга" һәм башкаларны тәкъдим итүче кешеләр белән бәйләнешкә кермәгез. Барлык әйтелгән сүзләргә игътибар итмичә үтеп китегез.

-Сөйләшә башлагансыз икән, аралашуны озак дәвам итмәгез. Бер вариант - ашыгыч телефон шалтыравын сәбәп итеп таныш түгел кешедән читкә китегез яки артыгыз белән борылыгыз. Ахыр чиктә тавышыгызны күтәреп, мәсәлән, полиция чакыруларын сорап үзегезгә игътибар җәлеп итегез.

-Учка карап яки тавык йомыркасы буенча "юрау"ларга ризалашмагыз - ул алдакчы хатын-кызларның стандарт хәйләсе: мондый вак-төяккә риза булганнан соң, сезнең "бозык яки күз тиюен чыгару"га ризалашу ихтималыгыз арта, аннан соң сез бар акчаларыгыздан колак кагачаксыз.

ТР ЭЭМ матбугат хезмәте искә төшерә: әгәр сез үзегезне алдарга омтылалар дип саныйсыз икән, кичекмәстән 02 гә шалтыратыгыз. Полициядә сезгә ярдәм итәрләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев