Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Имәнкискәнең мәдәният үзәген зур үзгәрешләр көтә

Гражданнар кабул иткәндә Лаеш районының 100 яшьлек кешесе Вильдан Гариф улы Гарипов Татарстан Республикасы Президентына авыл клубына ремонт ясау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бер тәүлек тә үтми, Имәнкискәгә эш фронтын билгеләү өчен комиссия килә. Тыл хезмәтчәне видеоэлемтә аша Рөстәм Миңнехановка үзенең гармунда уйнап җырларга яратуы турында сөйли һәм аннан...

Гражданнар кабул иткәндә Лаеш районының 100 яшьлек кешесе Вильдан Гариф улы Гарипов Татарстан Республикасы Президентына авыл клубына ремонт ясау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бер тәүлек тә үтми, Имәнкискәгә эш фронтын билгеләү өчен комиссия килә.
Тыл хезмәтчәне видеоэлемтә аша Рөстәм Миңнехановка үзенең гармунда уйнап җырларга яратуы турында сөйли һәм аннан 50 ел элек төзелгән иске авыл клубына капиталь ремонт ясауда ярдәм итүен үтенә. Хезмәт ветераны аның тузган булуыннан зарлана. Вильдан Гариф улы яңа бинада авылдашлары өчен гармунда уйнарга тели.
Мөрәҗәгатьне тыңлагач, Рөстәм Нургалиевич шуңа туры килүче структураларга өч ай эчендә мәдәният объектына планнан тыш капиталь ремонт ясауны йөкли.
Икенче көнне ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин клубны карау өчен авылга килә. Аның белән бергә алда торган ремонт масштабларын Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, инфраструктур үсеш буенча урынбасар Рөстәм Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар бәяләде.
Делегация авылның иң өлкән кешесе янында да булды. Аны Татарстан Президенты исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Яңа бүләк ителгән диванда утырган килеш Вильдан Гарипов бик рәхәтләнеп гармунда уйнады һәм хәтта җырлады да.
Ул күрсәткән хөрмәте һәм, аеруча, капремонт турында оператив төстә кабул ителгән карар өчен Рөстәм Миңнехановка чын күңелдән рәхмәт әйтте. Чөнки инде бик тиздән Имәнкискә авылы клубы өй туе уздырачак бит.
Президент авыл клубына өч ай эчендә ремонт ясарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X