Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Инә белән үземә әкият бәйлим

"Бәйләнгән әкият" иҗат күргәзмәсен Лаешта яшәүче Татьяна Клюева табигатьнең язгы уянуына багышлады. Ул модельләр күрсәтү белән бергә үрелеп барды һәм район мәдәният йортына оста куллы ханым эшләрен карарга килгән төрле яшьтәге хатын-кызларның зур игътибарын җәлеп итте. Бу вакытта, кешелекнең гүзәл яртысы гардероб яңартуны кайгыртканда, кул эшләре остасының эксклюзив эшләре теләсә...

"Бәйләнгән әкият" иҗат күргәзмәсен Лаешта яшәүче Татьяна Клюева табигатьнең язгы уянуына багышлады.

Ул модельләр күрсәтү белән бергә үрелеп барды һәм район мәдәният йортына оста куллы ханым эшләрен карарга килгән төрле яшьтәге хатын-кызларның зур игътибарын җәлеп итте. Бу вакытта, кешелекнең гүзәл яртысы гардероб яңартуны кайгыртканда, кул эшләре остасының эксклюзив эшләре теләсә кайсы хатын-кызга матур күренү мөмкинлеге бирә. Теләге булганда һәр-кем үзенең бәйләнгән әкиятен булдыра ала, дип саный күргәзмә авторы.
Оста ханымның коллекциясендә инә һәм крючок белән бәйләнгән уннарча әйбер тәкъдим ителде.
Менә кайда ул осталык һәм фантазия! "Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы" - әлеге әкиятне тудыручы турында шундый фикерләр ишетелде.
Кызганычка каршы, Лаешта мода күрсәтүне еш оештырмыйлар. Шуңа күрә Татьяна Клюева модельләрен тәкъдим итү күңелле бәйрәм атмосферасында үтте. Кичәнең башыннан азагына кадәр тере музыка яңгырады - педагогларын хуплап аның тәрбияләнүчеләре - балалар сәнгать мәктәбендә укучылар килгән. Алар модельләр сыйфатында да чыгыш ясадылар. Күргәзмә турында сөйлә-гәндә кул эшләре остасы модалы кием яратучыларга күзгә бәрелә торган төсләрдән курыкмаска киңәш бирде. Бу яз өчен караңгы зәңгәр, зөбәр-җәт-яшел, ачык кызыл, балкып торган сары, шулай ук аксыл төсләр актуаль.
Алып баручылар "Вдохновение" клубы әгъзалары Елена Садовникова һәм Анна Колесникова бәйләү һәм мода тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Алар башкаруында иҗади һәм романтик натураларга, димәк, залдагы кешеләргә багышланган матур шигырьләр яңгырады. Ә очрашуда романтик булмаган кеше юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X