Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җинаятьчеләр Росгосстрахны талаган

Узган атнада районда ике урлау омтылышы теркәлгән. Егорьево авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында сак сигнализациясе эшли башлый һәм 10 минуттан вакыйга урынына полиция хезмәткәре килеп җитә. "Росгосстрах" ЧҖҖнең ТР филиалы Лаеш шәһәре агентлыгына бу яктан бәхет елмаймаган: җинаять вакытына сигнализация төзек булмаган. Явыз ниятлеләр кич белән тәрәзәне ватканнар, бинага кергәннәр...

Узган атнада районда ике урлау омтылышы теркәлгән.

Егорьево авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында сак сигнализациясе эшли башлый һәм 10 минуттан вакыйга урынына полиция хезмәткәре килеп җитә.

"Росгосстрах" ЧҖҖнең ТР филиалы Лаеш шәһәре агентлыгына бу яктан бәхет елмаймаган: җинаять вакытына сигнализация төзек булмаган. Явыз ниятлеләр кич белән тәрәзәне ватканнар, бинага кергәннәр һәм ике фотоаппаратны, штамплар һәм печатьләр салынган тартманы, хезмәткәрләрнең берникадәр акчаларын алып чыкканнар. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Росгосстах