Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Инде ничә кат әйтелде...

Кеше кесәсенә керүче алдакчылар турында массакүләм мәгълүмат чаралары бер-ике тапкыр гына язмады инде. Әмма Татарстанда алдакчылар үзләрен читләтеп үтәр дип уйлаучы гражданнар бетмәгән әле. Алабуга районында яшәүченең квартир ишеген үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган хатын шакый. Борчулы кыяфәт чыгарып ул пенсионерны акча реформасы булачагы турында кисәтә һәм шунда ук аңа...

Кеше кесәсенә керүче алдакчылар турында массакүләм мәгълүмат чаралары бер-ике тапкыр гына язмады инде. Әмма Татарстанда алдакчылар үзләрен читләтеп үтәр дип уйлаучы гражданнар бетмәгән әле.

Алабуга районында яшәүченең квартир ишеген үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган хатын шакый. Борчулы кыяфәт чыгарып ул пенсионерны акча реформасы булачагы турында кисәтә һәм шунда ук аңа акча алыштыру буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Мондый игътибардан күңеле йомшаган өлкән кеше шкафтан сигез меңгә якын акчасын ала. Ул акчасын да, алдакчы социаль яклау хезмәткәрен дә башка күрми.

Моңа охшаш хәл Әлмәт районында да була. Анда 86 яшьлек ветеранның 180 мең акчасын урлыйлар.

Ә менә Казанда яшәүче ике хатын-кыз башкача иҗади якын килеп гр. Ф. квартирына азык-төлеккә мохтаҗ туганнарына ярдәм күрсәтү сәбәбе белән үтеп керәләр. Әлеге ярдәм ир кешегә дүрт меңгә төшкән, чөнки таныш түгел хатын-кызлар акчаны бик җиңел үзләренеке иткәннәр.

Һәм, кызганычка каршы, мондый мисалларны бик күп китерергә була. Полиция хезмәткәрләре янә кисәтә: уяу булыгыз, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз. Әгәр алар үзләрен социаль яклау, полиция яки башка органнар хезмәткәрләре дип таныштыралар икән, әлеге оешмаларга шалтыратыгыз һәм сезне алдамауларына инаныгыз. Очсыз товарлар, сыр кебек, бары капкында гына була. Без бит акыллы кешеләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район мошенничество