Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Исерек килеш руль артына утыручы – җинаятьче

Аек булмаган килеш машина йөртү өчен штраф берничә тапкырга артты, әмма бу маҗара эзләүчеләрне акылсыз гамәлләрдән туктатмый. Лаеш районы прокуратурасы исерек хәлдә автомобиль руле артына кабат утырган йөртүчегә карата гаепләү актын раслады. Хәзер Лаеш районында яшәүче 33 яшьлек граждан язмышын җәмәгать судьясы хәл итәчәк. Эшне судка җибәрү өчен сәбәп шактый...

Аек булмаган килеш машина йөртү өчен штраф берничә тапкырга артты, әмма бу маҗара эзләүчеләрне акылсыз гамәлләрдән туктатмый.

Лаеш районы прокуратурасы исерек хәлдә автомобиль руле артына кабат утырган йөртүчегә карата гаепләү актын раслады. Хәзер Лаеш районында яшәүче 33 яшьлек граждан язмышын җәмәгать судьясы хәл итәчәк.

Эшне судка җибәрү өчен сәбәп шактый саллы: узган ике ел эчендә граждан С.ны исерек хәлдә ике тапкыр тоткарлаганнар. Соңгы мәртәбә - 2015 елның декабрендә. Ул чакта "Алкотектор" приборы белән тикшерү барышында ЮХИДИ хезмәткәрләренең гр. С. нык исерек хәлдә дип шикләнүе раслана.

-Җинаять эше Лаеш районы җәмәгать судьясына җибәрелде. Хәзер граждан С.ка ике елга кадәр иректән мәхрүм итү сыйфатында жинаять җәзасы яный, - дип хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД прокуратура алкоголь водитель