Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кач ману бәкесендә

Үткән пәнҗешәмбедә православие динен тотучылар Кач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Раштуа көннәрен тәмамлаган Кач ману сочельнигы көнендә суны изгеләндерү була. Гыйбадәтханәләрдә изге суга чиратлар барлыкка килә. Сулыкларда бәкеләр ясыйлар. Бу көнне су аерым үзлеккә, дәвалау үзлегенә ия була дип саныйлар, аның белән җәрәхәтләрне дәвалыйлар.

Лаеш районында яшәүчеләр дә православиенең бу йоласыннан читтә калмадылар, ә ул изгеләндергән бәкедә салкын суга чумуны, аңа кулыңны тыгып битне юуны күздә тота. Район сулыкларында ничә бәке ясалуы билгесез, әлбәттә. Ә менә чиркәү руханилары изгеләндергәннәре - дүрт. Лаеш, Урта Девятово, Егорьево, Бимадагыларга күрше-тирә авылларда, Казанда һәм башка районнарда яшәүчеләр дә җыелды.

Лаешта, узган елдагыча, бәке Ак тауларда ясалды. Тирәнлеге 1 м 70 см иде. Яр буенда "Ашыгыч ярдәм" һәм МЧС машиналары дежур тора. Бәхеткә каршы, алар ярдәме кирәк тә булмады. Бозлы суга берсе, икенчесе... керә һәм менә христиан йоласын үтәргә теләүчеләр чираты барлыкка килде. МКДЦ шәфкать туташы Лариса Воробьева чумып кына калмады, бәке буйлап йөзде дә. Бу яшь хатын алты ел инде кач ману көнендә суга төшә. Малае аны сүздә генә түгел, эштә дә яклый: эштән соң ул да бәкедәге изге суга чума.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: раштуа дәва йола

2
X