Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кадетлар сафы тулылана

Столбище мәктәбендә укучыларны кадетларга багышлау булды. 6 "к" сыйныфындагы 25 укучы Туган илгә, мәктәпкә, кадетлар дуслыгына тугрылыкка ант иттеләр.

Чара мәйданга РФ һәм ТР дәүләт флагларын алып чыгудан башланды. Кадетларга кабул итү уңаеннан тантаналы чараны мәктәп директоры Ирина Романова ачты. Тантанада катнашкан ТР хәрби комиссариаты Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев, Столбище авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев, дин әһелләре мәктәп укучыларын мөһим вакыйга белән котладылар.

-Хәзерге вакытта республикада кадетлар хәрә-кәтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә кадетлар сыйныфлары ачыла, кадетлар интернат-мәктәпләре төзелә. Безнең районда бу система берничә ел инде уңышлы эшли, Россия армиясе традицияләре кертелә, буыннар тәҗрибәсе алына, безнең солдатларның героик батырлыклары турында истәлекләр, хатирәләр кадерләп саклана, - дип басым ясады Александр Афанасьев үз чыгышында. Лаеш районы дин әһеле Федор атакай яңа кадетларга "кадет" исеменә лаеклы булуларын теләде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып укучылар һәйкәлгә венок куйдылар.

Столбище мәктәбенең кадетлар корпусында яңалары белән 5-11 сыйныфлардан 136 укучы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище кадеты