Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Рябинушка”ның һәр чыгышы – вакыйга

Халык музыкасын яратучылар район китапханәсендә "Рябинушка" хатын-кызлар вокаль төркеме белән очраштылар. Урта Девятово үзешчән сәнгать артистлары чыгышы мәдәният ветераны Вера Баннова инициативасы буенча һәм мәдәният бүлеге ярдәме белән оештырылды.

-"Рябинушка" халык ансамбле исемен дәгъвалый, - дип хәбәр итте Вера Андреевна. - Бүген безнең анда фәкать җиде кеше чыгыш ясый. Калганнары эш көне булганга килә алмады һәм алар үз эш урыннарында. Концерт идеясе күптән барлыкка килгән иде инде. Кызганычка каршы, бар кешенең дә "тере" музыка ишетү, артистлар белән очрашу мөмкинлеге юк, шуңа күрә мондый очрашу оештырырга булдык.

Шуны әйтеп үтү кирәк, коллективта буыннар күчүчәнлеге бар. Өлкәннәр яшьләргә үз тәҗрибәләрен бирәләр һәм халык музыкасына мәхәббәт уяталар. Кайбер солистларның яше 70-80 гә җитә. Коллектив күп җырлар авторы һәм вокаль төркемгә нигез салган Владимир Курмышкин, Ольга Демидова, Валентина Матвеева, Хәлифә Камалова, Татьяна Нуждина һәм кабатланмас тавышка ия булган һәр катнашучы белән горурлана.

-Артистларның барысы диярлек авыл хуҗалыгы белән бәйле. Юмор кешеләре буларак әйләнә-тирәдәгеләрне сөендереп үз талантлары белән уртаклашалар. Сәхнәгә сыер савучылар Валентина Блохина, Лидия Николаева һәм Любовь Сафронова чыккач зал аларның башкару осталыгына сокланып үзләрен алкышларга күмә.

"Рябинушка"ның һәр чыгышы - бер вакыйга, чөнки алар җырларында халык моңы яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотека Ср.Девятово Рябинушка