Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кама буендагы коттеджны сүтәчәкләр

Лаеш район суды район прокуроры дәгъвасы буенча Боровое Матюшино поселогындагы ике катлы коттеджны сүтү турында гаугалы эшне карады. Лаеш районы судынды тыңланган эшне гаугалы, резонанслы дип атарга мөмкин. Аның асылы мондый. "Боровое" ял базасы" кулланучылар кооперативы белән ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДБУ арасында 2002 елда урман фондыннан мәйданы өч гектар...

Лаеш район суды район прокуроры дәгъвасы буенча Боровое Матюшино поселогындагы ике катлы коттеджны сүтү турында гаугалы эшне карады.

Лаеш районы судынды тыңланган эшне гаугалы, резонанслы дип атарга мөмкин. Аның асылы мондый.

"Боровое" ял базасы" кулланучылар кооперативы белән ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДБУ арасында 2002 елда урман фондыннан мәйданы өч гектар булган җир участогын арендага бирү турында килешү төзелгән. Вакыт үтү белән арендаторлар анда мәйданы 210 кв.м. булган "кечкенә генә" йорт салалар һәм аны тыйнак кына "Майями" дип атыйлар.

"Боровое" ял базасы" кулланучылар кооперативы эшчәнлегенә кыскача йомгак ясыйбыз: җирне үз белдеге белән үзләштерү һәм арендаланган участокта капиталь бина төзү. Әлеге бозуларның һәркайсы законсыз бинаны сүтүне таләп итә.

-Эшнең бар нечкәлекләрен тикшереп, суд гр. Г. милкендәге бинаны үз белдеге белән төзелгән һәм сүтелергә тиеш дип тапты, - дип йомгак ясый әлеге четерекле эшкә Лаеш районы судының мәгълүмат хезмәте. - Карар әле закон көченә кермәде. Җавап тотучының ТР Югары Судына аппелляция дәгъвасы бирү өчен бер ай вакыты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район