Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Кама ягы" укучысы булу яхшы

Шушы көннәрдә Столбище почта элемтәсе бүлегендә әбүнәче көне булды. Күп кенә басмалар үз укучыларын кайгырталар. Шуңа күрә булачак укучыларын эзләп еракларга баралар. Мәсәлән, Новгород басмаханәсе хезмәткәрләре күп төрле газеталар һәм журналлар тәкъдим итәләр. Столбищега Казан газеталары вәкилләре дә килде. Әбүнәче көнен без дә калдырмадык. Бу көнне "Камская новь" - "Кама...

Шушы көннәрдә Столбище почта элемтәсе бүлегендә әбүнәче көне булды. Күп кенә басмалар үз укучыларын кайгырталар. Шуңа күрә булачак укучыларын эзләп еракларга баралар.

Мәсәлән, Новгород басмаханәсе хезмәткәрләре күп төрле газеталар һәм журналлар тәкъдим итәләр. Столбищега Казан газеталары вәкилләре дә килде. Әбүнәче көнен без дә калдырмадык.
Бу көнне "Камская новь" - "Кама ягы"на язылган столбищелылар гаҗәпкә калдылар: хәбәрчеләрдән квитанция белән бергә истәлек бүләкләре дә алдылар.
Шунысы сөендерә, Интернеттан файдаланучылар көннән көн арта баруга да карамастан, күпләр үз гадәтләренә тугры калалар һәм вакытлы матбугатка язылалар, шул исәптән безнең газетага да. "КН" - "КЯ" тикшерел-мәгән чыганаклардан фактлар язмый. Сез анда төрле яшьтәге якташларыбыз турында, районда булган вакыйгалар турында мәгъ-лүматлар табарсыз. Көндәлек тормыш, чынбарлык хәлләр һәм борчыган проблемалар - элеккечә укучыларыбызны менә шулар кызыксындыра. Әлбәттә, мондый "сенсацияле" булмаган материаллар бәйсез матбугат өчен кызык түгел.
Кызганычка каршы, почта хезмәткәрләренең заманча дәрәҗәсе район газетасының укучыга юлын әкренәйтә, әмма моның вакытлы күренеш булуына ышанасы килә. Шуңа күрә районыбыз газетасын читкә этәрмәгез һәм аңа язылырга онытмагыз!
Әбүнәчеләрнең кү-бесе безнең газета белән дуслыгын дәвам итте, ә кемнәрдер беренче тапкыр язылды. Әбүнәче көнендә Саҗидә Цветкова, Любовь Андриянова, Халидә Шәмсетдинова, Татьяна Исаичева, Александр Лобичев, Ирина Вертлиб, Валентина Семенова, Ми-ләүшә Галимова, Любовь Чиглеева безнең укучыларыбыз сафына өстәлде.
"Кама ягы" -"Камская новь" газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, почта аша алганда физик затлар өчен бәясе 456 сум, юридик затларга 468 сум, альтернатив язылу 181 сум 44 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев