Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Каникуллар мажараларсыз үтсен өчен

Быел Лаеш районында балалар катнашында биш юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда ике балигъ булмаган һәлак булган һәм дүртесе тән җәрәхәтләре алган. Кышкы каникуллар якынлаша. Бу балаларның буш вакыты күп булган чор. Чаңгы, чана, хоккей... Барлык әлеге кышкы күңел ачулар юл хәрәкәтендә катнашучы балигъ булмаганнар өчен бәла-каза белән төгәлләнмәсен өчен Россия...

Быел Лаеш районында балалар катнашында биш юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда ике балигъ булмаган һәлак булган һәм дүртесе тән җәрәхәтләре алган.

Кышкы каникуллар якынлаша. Бу балаларның буш вакыты күп булган чор. Чаңгы, чана, хоккей... Барлык әлеге кышкы күңел ачулар юл хәрәкәтендә катнашучы балигъ булмаганнар өчен бәла-каза белән төгәлләнмәсен өчен Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе һәм участок уполномоченныйлары белән берлектә каникул көннәрендә "Бала - төп пассажир" операциясе үткәрәләр. 2015 елның 24 декабреннән 2016 елның 10 гыйнварына кадәр балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тоту кырысланачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртә: җәяүлеләргә үз иминлекләре өчен тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар кулланырга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район безопасность каникулы