Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кар фигуралары конкурсының өстәмә призы Державинога китте

Искәндәр Шәвәлиев гаиләсенә беренче урын алу өчен бары бер тавыш җитмәде. Әмма жюри кар фигуралары ясау осталыгын югары бәяләде һәм державинолыларны тамашачылар симпатиясе призы белән билгеләргә булды. Инде язганыбызча, гаилә башлыгы конкурста җиңгән пәрәүле Гөлсинә Сәлимҗанованың бертуган абыйсы. Шәвәлиевлар Державинода 15 ел яшиләр инде. Искәндәр Габделәхәт улы Казан аэропортында эшли,...

Искәндәр Шәвәлиев гаиләсенә беренче урын алу өчен бары бер тавыш җитмәде. Әмма жюри кар фигуралары ясау осталыгын югары бәяләде һәм державинолыларны тамашачылар симпатиясе призы белән билгеләргә булды.

Инде язганыбызча, гаилә башлыгы конкурста җиңгән пәрәүле Гөлсинә Сәлимҗанованың бертуган абыйсы.

Шәвәлиевлар Державинода 15 ел яшиләр инде. Искәндәр Габделәхәт улы Казан аэропортында эшли, ә хатыны - Әлфия Илгизәр кызы - җирле китапханәдә.

Конкурска тәкъдим ителгән кар композициясе шундук ачык төсләре һәм сәнгать осталыгы белән сокландырды. Утлары балкыган гирлянда белән бизәлгән урман чибәре - чыршы мәһабәт төстә басып тора. Оныгы белән Кыш бабай ел символын - шаян маймылны тәкъдим итә. Искиткеч өйчекнең фронтонын "курантлар" циферблаты бизи.

-Без өй янында кар фигураларын беренче ел гына ясамыйбыз, күршеләргә дә үз хоббиебызны йоктырдык, - ди Искәндәр Шәвәлиев. - Бу кыш та кагыйдәдән чыгарылма түгел.

Кар фигуралары төркемен ясауда бар гаилә катнашкан: хатыны, улы һәм кызы. Иртән декабрь яңгырында чыланган иҗат җимешләрен күреп кәефләре кырыла. Әмма бу гаилә оптимизмына комачауламый.

-Конкурс турында хәбәрне газетадан хатыным укыды, - дип сөйли Искәндәр Габделәхәтович, - ә кызыбыз анда катнашырга күндерде.

Конкурста катнашучылар фотографияләре "Кама ягы"ның ВКонтактедагы http.//vk.com/pubIiс71487178 төркеме фотоальбомына эләгә. Сигезенче сыйныф укучысының интуициясе алдамаган булып чыга - гаилә матур чәйнеккә ия була, шулай ук күршеләренең һәм Лаеш районы кешеләренең соклануына яулауга ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс Державино Камская новь