Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Касса аппаратлары белән эшләүдә яңалыклар

Контроль-касса техникасын (ККТ) теркәү һәм яңадан теркәүнең һәм сатып алучылар белән исәп-хисап ясауның көчкә кергән яңа тәртибе берничә аерып куючы үзенчәлеккә ия. 2016 елның 15 июленнән "О внесении изменений в Федеральный закон "О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт" и отдельные...

Контроль-касса техникасын (ККТ) теркәү һәм яңадан теркәүнең һәм сатып алучылар белән исәп-хисап ясауның көчкә кергән яңа тәртибе берничә аерып куючы үзенчәлеккә ия.

2016 елның 15 июленнән "О внесении изменений в Федеральный закон "О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием платежных карт" и отдельные законодательные акты Российской Федерации" №290-ФЗ Федераль законы гамәлгә керде.

2017 елның 1 февраленнән ККТны теркәү яңа тәртип буенча гына башкарылачак, ә искесе 1 июльдән гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта касса аппаратлары кулланырга тиеш булмаган кече бизнесның яңа тәртипкә күчү өчен тагын бер елы булачак әле. Алар өчен ул 2018 елның 1 июленнән мәҗбүри булачак.

Яңа законга ярашлы төстә, Федераль салым хезмәтенә исәп-хисап турында мәгълүматны фискаль мәгълүматлар операторлары аша тапшырырга мөмкин. ККТ белән барлык теркәү гамәлләре, шулай ук аны куллану мәсьәләләре буенча документлар әйләнешен Россия ФСХ сайтында шәхси кабинет аша гамәлгә ашырырга мөмкин. Фискаль чекларны һәм катгый отчетлылык бланкларын эшләү бары тик касса аппаратлары тарафыннан гына, аларны сатып алучының абонент номерына яки электрон почтасына юнәлтү мөмкинлеге белән башкарыла. ККТ хезмәт күрсәткәндә генә түгел, ә билгеләнгән керемгә һәм патентка бердәм салым түләүчеләр тарафыннан да кулланыла.

Мөстәкыйль төстә алыштыру мөмкинлеге булган фискаль туплагычны куллану 3 елга 1 тапкыр ЕНВД һәм патент түләүчеләр, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр тарафыннан башкарыла. Аны куллануның ахыргы сроклары закон тарафыннан чикләнмәгән. Федераль салым хезмәтендә ККТны теркәү өчен техник хезмәт күрсәтү мәҗбүри түгел. Җитештерелгән касса техникасының һәр экземплярын исәпкә алуны Россия ФСХ реестр формасында алып бара. Оператив тикшерүләр очрагында банклардан счетлар буенча мәгълүмат сорату мөмкинлеге барлыкка килде.

Контроль-касса техникасын кулланмаган өчен җаваплылык турында "Кама ягы" газетасының http://www.laishevskyi.ru сайтыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район