Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Катлаулы хәлләрдә кулланучы хокукларын яклау

Дәүләт алкоголь инспекциясенә көн саен уннарча сатып алучы сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Аларның кайберләрен карап үтик. Сорау: Ярты ел элек кибеттән бүлмәара ишекләр сатып алдым. Квартирда ремонт эшләре туктатылды һәм ишекләрне хәзер генә куя башладык. Урнаштыру барышында аларның үлчәме туры килмәү ачыкланды. Төргәге бозылмаган, чеклары сакланган. Кибеткә сатып...

Дәүләт алкоголь инспекциясенә көн саен уннарча сатып алучы сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Аларның кайберләрен карап үтик.
Сорау: Ярты ел элек кибеттән бүлмәара ишекләр сатып алдым. Квартирда ремонт эшләре туктатылды һәм ишекләрне хәзер генә куя башладык. Урнаштыру барышында аларның үлчәме туры килмәү ачыкланды. Төргәге бозылмаган, чеклары сакланган. Кибеткә сатып алынган ишекләрне кирәкле үлчәмгә алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек, әмма сатучы баш тартты. Ул хаклымы?
Җавап: Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 25 маддәсенә ярашлы төстә, кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, әгәр ул формасы, күләме, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килми икән, сатып алган көнне санамыйча 14 көн эчендә аны сатып алган сатучыда шундый ук товарга алыштыра ала. Әлеге очракта исә сатучы хаклы, чөнки сатып алган вакыттан соң 14 көннән артык вакыт үткән.
Сорау: Мин алтын алкалар сатып алдым. Аларны таккач, аларның берсендә йозагы начар бикләнә иде. Сатучыга миңа акчаларны кире кайтару таләбе белән мөрәҗәгать иттем. Әмма ул баш тартты, мин үзем гаепле, диде. Мондый очракта нәрсә эшләргә?
Җавап: Әгәр алар турында килешенмәгән икән, товарда җитешсезлек табылган очракта кулланучы сату-алу килешүеннән баш тарта һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә ала. Сатучы тиешле булмаган сыйфатлы товарны кире кабул итәргә һәм кирәк булганда эшләнмәнең сыйфатын тикшерү үткәрергә тиеш. Сатучы анда катнашырга хокуклы. Җитешсезлек килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс очрагында эшләнмәгә экспертиза сатучы исәбенә үткәрелә. Аның сроклары "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законда күрсәтелгән. Бу очракта ул 10 көн. Шул ук вакытта кулланучы экспертиза үткәрүдә катнашырга һәм нәтиҗәләр белән килешмәгән очракта аңа закон тәртибендә каршы килергә хокуклы. Әгәр җитешсезлекләр сатучы (җитештерүче) җавап бирми торган шартларда килеп чыгу ачыклана икән, кулланучы экспертиза үткәрүгә чыгымнарны, шулай ук аны үткәрү белән бәйле саклау һәм товарны күчерү чыгымнарын капларга тиеш.
Мәсьәләне хәл итү өчен сатучы адресына язма рәвештә дәгъва җибәрергә тәкъдим итәбез. Әгәр кирәк икән, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сезгә дәгъваны төзергә ярдәм итәрләр. Ярдәм һәм консультация сорап түбәндәге адреска мөрәҗәгать итегез: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8 (843) 277-94-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев