Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Лаеш районда булды.

Безнең районга танышу максатыннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Торак пунктлар буйлап аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Кунаклар үз визитларын республикада иң иске гыйбадәтханәләрнең берсенә - Олы Кабандагы Преображение Господня храмына барудан башлады. Феофан бик теләп халык белән аралашты, җирле дин әһелләре белән фикер алышты. Сокурыда митрополит...

Безнең районга танышу максатыннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Торак пунктлар буйлап аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Кунаклар үз визитларын республикада иң иске гыйбадәтханәләрнең берсенә - Олы Кабандагы Преображение Господня храмына барудан башлады. Феофан бик теләп халык белән аралашты, җирле дин әһелләре белән фикер алышты.

Сокурыда митрополит Мәрьям Ананың Покров чиркәвендә һәм реставрациядән соң үзгәргән кәшәнәдә булды. Монда безнең атаклы якташыбыз Г.Р.Державинның әти-әнисе никахлашкан.

Егорьевода Богоявление храмына баргач владыка Г.Р.Державинның әти-әниләре төрбәсенә керде. Митрополит мәхәллә һәм храм башлыгы Павел атакай эшен уңай бәяләде.

Митрополит Феофанны Лаешта кыңгыраулар чыңы белән каршыладылар. Әлеге очрак буенча София соборында мәхәллә кешеләре, район хезмәтләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Архипастырьга балалар белән очрашу аеруча тәэсир ясады, алар мактаулы кунаклар килү уңаеннан бар кешенең шатлыгын раштуа җырлары җырлау белән белдерделәр. Митрополит Лаеш районы дин башлыгының София соборында чиркәү хорларының традицион фестивален үткәрү буенча инициативасын хуплады.

-Ата-бабалар динен саклагыз. Иман гына халыкны якынайта һәм тормышның төп чыганагы булып тора. Исегездә тотыгыз, иманны югалтсаң, барысын да югалтасың. Өйгә, гаиләгезгә кайткач якыннарыгыз белән игелек, шәфкатьлелек, рухилык турында сөйләшегез. Мин Лаеш яшьләренең дингә тартылуына шат. Иң мөһиме - алар инициативасын хуплау. Барыгызны да узган Раштуа бәйрәме белән котлыйм һәм һәркемгә иминлек, гаиләдә тынычлык телим, - дип ассызыклады митрополит.

Раштуа чыршысы белән бизәлгән гыйбадәтханәне караганнан соң, аны торгызу буенча эшләрне бәяләп, владыка Алексий атакайга, мәхәллә кешеләренә һәм район башлыгы Михаил Афанасьевка аңлаулары һәм мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында район башлыгы Михаил Афанасьев районда православныйларның да, мөселманнарның да рухи үсеше өчен күп эшләнүен билгеләп үтте.

-Һәр кешенең үз иманы һәм ышанычы. Иң мөһиме, әлеге кыйммәтләр алгарышка һәм яхшы эшләр башкаруга хезмәт итсен, - дип ассызыклады Михаил Павлович.

Визит барышында митрополия башлыгы шулай ук район халкы тормышы, торак, социаль учреждениеләр төзелеше темплары, районда икътисад һәм җитештерү үсеше белән кызыксынды. Мәхәллә кешеләре белән саубуллашканда владыка гыйбадәтханәләребездә алда торган бәйрәм гыйбадәтләрен үтәү өчен кире кайтырга вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сокуры Большие Кабаны Егорьево визит