Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү - өстенлекле бурыч

Коррупциягә каршы көрәш һәм яңа ачылган клубларда зур эш, юллар төзү һәм республикадагы демографик хәл, БДИ нәтиҗәләре һәм ТКХ проблемалары -"2015 елда ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында" брифингта болар һәм башка күп нәрсә турында сүз барды. Людмила НИКИФОРОВА Автор фотосы Видеосюжетны газета сайтындакарагыз. Мондыйтематикалыбрифинглар...

Коррупциягә каршы көрәш һәм яңа ачылган клубларда зур эш, юллар төзү һәм республикадагы демографик хәл, БДИ нәтиҗәләре һәм ТКХ проблемалары -"2015 елда ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында" брифингта болар һәм башка күп нәрсә турында сүз барды.

Людмила НИКИФОРОВА

Автор фотосы

Видеосюжетны газета сайтындакарагыз.

Мондыйтематикалыбрифинглар - традиция. Әммакүчмәфорсаттаулберенчетапкырүтте. Аны үткәрү урыны - Комлы Ковали да очраклы сайланмаган. Бу торак пунктта барлык президент программалары да диярлек гамәлдә, брифингка килгән хәбәрчеләргә күрсәтерлек казанышлары бар.

Матбугат вәкилләре белән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров очрашты. Төп доклад белән Әсгать Әхмәт улы чыгыш ясады.

-Лаеш районы үзенең өстенлекләрен: Казанга якын һәм зур сулыклары булуны нәтиҗәле файдалана. Күп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лаешлылар лидерлар арасында, - дип билгеләде Әсгать Сәфәров. - Ә республиканың уңышлы үсеше районнар үскән очракта гына мөмкин.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүнең Татарстан үсеше стратегиясенең югары максаты булуын ассызыклады. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү кирәк. Татарстанда 51 сәнәгать мәйданчыгы эшли, аларга 600 гә якын резидент җәлеп ителгән, 6 меңгә якын эш урыны булдырылган. Бу планда Лаеш һәм Биектау районнары алда бара.

Илебезнең киләчәге халыкның белем дәрәҗәсенә бәйле. Республикада БДИ күрсәткечләренең 10 фән буенча Россиядәге күрсәткечләрдән югарырак булуы шатландыра. Моның белән бәйле төстә шуны әйтергә кирәк: Лаеш районы 2014 ел белән чагыштырганда быел унөч позициягә күтәрелде.

Республикада төзелеш актив дәвам итә, шул исәптән ФАПлар, мәдәният йортлары. Әсгать Сәфәров яңа клублар эшчәнлеге, аларның сакланышына аерым тукталды.

-Аларда зур эш алып барылырга тиеш, - дип максат куйды Әсгать Әхмәтович.

ТКХ проблемасы - иң авырткан җирләрнең берсе. Икенче яктан, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю югары. Татарстанда ул 98,6 %ка җитә, ә Лаеш районында бу күрсәткеч тагын да югарырак - 99,4%.

ТИҮ эшчәнлегенә югары бәя куелды. Урыннарда күп мәсьәләләрне нәкъ менә территориаль иҗтимагый үзидарәләр хәл итә.

Әгәр тынычлык һәм аңлашу булмаса, барлык тырышлык та юкка гына. Сораштырулар күрсәткәнчә, республиканың 84% халкы Татарстандагы хәлне уңай бәяли. Россиягә ислам радикализмы һәм күп кенә наркотикларның Урта Азиядән үтеп керүе билгеле. Шуңа күрә әлеге төбәктән килгән мигрантлар зур игътибар астында булырга тиешләр.

-Барлык авыл җирлекләрендә, районнарда һәрбер килгән кеше турында мәгълүмат булырга тиеш. Бу аеруча конфликтлы зоналардан килүчеләргә кагыла, - дип билгеләде Әсгать Сәфәров. - Гомумән алганда Татарстан ачык, монда һәркемгә дә шатлар. Без яңа проектларны, бизнесны хуплыйбыз. Әмма барлык тискәре нәрсәгә киртә куелырга тиеш, ә моның өчен мәгълүматка ия булу кирәк.

Фото: http://go.mail.ru/search_images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район малый бизнес