Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кем федераль социальөстәмә(ФСД) алырга хокуклы

Нәрсә ул ФСД һәм кем аны алырга хокуклы - пенсия алучы район кешеләре бу сорауны еш бирә. ПФРның ТР Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина аңлатма бирә. Ирина Александровна, нәрсә ул федераль социаль өстәмә (ФСД)? -Пенсиягә федераль социаль өстәмә пенсионерга Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан шул очракта билгеләнә:...

Нәрсә ул ФСД һәм кем аны алырга хокуклы - пенсия алучы район кешеләре бу сорауны еш бирә. ПФРның ТР Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина аңлатма бирә.

Ирина Александровна, нәрсә ул федераль социаль өстәмә (ФСД)?

-Пенсиягә федераль социаль өстәмә пенсионерга Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан шул очракта билгеләнә: әгәр аның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы ул яшәгән һәм пенсия ала торган төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булса.

Ә пенсиягә ФСД алырга кемнең хокукы бар?

-Пенсиягә социаль өстәмәләр матди тәэмин ителешләренең гомуми суммасы яшәү урыны буенча конкрет төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган эшләмәүче пенсионерларга гына билгеләнә. Өстәмә эшләмәүче пенсионерларга гына каралганлыктан, гражданнар эшкә керүләре һәм (яки) башка эшчәнлек башкарулары турында шунда ук яшәү урыны буенча Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр. Шулай булмаганда арттырып түләнгән өстәмә суммасы билгеләнгән пенсиядән басып калыначак.

Матди тәэмин ителешнең гомуми суммасы исәбенә нәрсәләр керә?

-Матди тәэмин ителешнең гомуми суммасын исәпләгәндә пенсионерга билгеләнгән барлык акчалата түләүләр исәпкә алына:

1) пенсия;

2) өстәмә матди (социаль) тәэмин итү;

3) ай саен түләнүче акчалата түләү (социаль хезмәтләр җыелмасын да кертеп);

4) Россия Федерациясе субъектларының закон чыгаручы органнары тарафыннан акчалата билгеләнгән башка социаль яклау (ярдәм) чаралары, шул исәптән телефоннан файдаланган өчен түләү буенча, торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча, пассажир транспортының бар төрләрендә йөрүөчен түләү буенча.

ФСДга гариза бирү кагыйдәләре нинди?

-Федераль социаль өстәмә пенсионер биргән гариза нигезендә аның өчен ПФРга мөрәҗәгать иткән айдан соң килүче айның беренче көненнән түләнә. Шуны әйтергә кирәк, гражданнан гариза һәм хезмәт кенәгәсен бирүгенәталәп ителә, ә социаль яклауның башка чараларын алу яки алмауны раслаучы документлар тапшыру кирәкми.

Ятим балалар пенсиясенә һәм туйдыручысын югалту белән бәйле төстә 18 яшькә җитмәгән балаларга билгеләнгән пенсиягә социаль өстәмә билгеләү өчен гариза бирергә кирәкми.

Татарстан Республикасында яшәү минимумы зурлыгы күпме?

-Пенсионерның яшәү минимумы Россия Федерациясенең һәр төбәгендә ел саен Федерация субъекты законы белән билгеләнә. Татарстан Республикасында 2016 елга пенсионерның яшәү минимумы 2015 елның 3 ноябреннән ТРның №91-3РТ Законы белән 7526 сум күләмендә билгеләнгән.

Ирина Александровна, 2016 елда ФСД билгеләү өчен ПФРның клиент хезмәтләренә кем мөрәҗәгать итәргә тиеш?

-Матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы 7526 сумга җитмәгән эшләмәүче гражданнар. Үзләре белән паспортлары һәм хезмәт кенәгәсе булу зарур.

ФСДга гаризалар кабул итү клиентлык хезмәтләре белгечләре тарафыннан дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8 дән 17 сәгатькәчә, җомга 8 дән 13 сәгатькә кадәр башкарыла. Кабул итүгә алдан язылу www.pfrf.ruсайтында яки ПФРның ТР Лаеш районы идарәсендә 2-52-41 телефоны аша.

Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР