Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кемгә өстәмәләр көтәргә?

Пенсия фонды хәбәр итә.Февраль башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4% ка артты. Шулай ук 1 февральдән федераль ташламаларга ия кешеләрнең ай саен түләнә торган түләүләре күләме дә 7% ка индексацияләнгән. Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе чираттагы индексацияне исәпкә алып 995 сум 23 тиен тәшкил итә, шул исәптән дарулар белән тәэмин итү...

Пенсия фонды хәбәр итә.Февраль башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4% ка артты.

Шулай ук 1 февральдән федераль ташламаларга ия кешеләрнең ай саен түләнә торган түләүләре күләме дә 7% ка индексацияләнгән. Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе чираттагы индексацияне исәпкә алып 995 сум 23 тиен тәшкил итә, шул исәптән дарулар белән тәэмин итү - 766 сум 55 тиен, санаторий-курортта дәвалану - 118 сум 59 тиен, дәвалану урынына баруга түләү - 110 сум 9 тиен. Ә апрельдә дәүләт пенсия белән тәэмин итүе буенча пенсияләр 4%ка күтәреләчәк, шул исәптән социаль пенсияләр дә һәм эш фактына бәйсез рәвештә барлык пенсионерларга.

Узган елда эшләгән пенсионерларга агымдагы елның августында иминият пенсияләре 2015 ел өчен пенсия балларын, әмма өчтән артык түгел, исәпкә алып арттырылачак. Бер пенсия коэффициенты (баллы) бәясе 74 сум 27 тиен күләмендә билгеләнә. Акчалата эквивалентта өстәмәнең максималь суммасы 222 сум 81 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР