Габишевода банкоматтан акча урларга омтылганнар
Маҗара эзләүчеләр стенасы артында банкомат торучы авыл китапханәсе ишеген ватканнар. Банкоматта хәвеф сигналы эшли башлаган. Вакыйга урынына кичекмәстән тәртип сакчылары килеп җиткән. Әмма җинаятьчеләр вакыйга урыныннан качканнар. Исегезгә төшерәбез, өч атна элек Урта Девятовода да билгесез кешеләр уңышсыз төстә банкоматны "чистартырга" омтылып караганнар иде. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган,...
Маҗара эзләүчеләр стенасы артында банкомат торучы авыл китапханәсе ишеген ватканнар. Банкоматта хәвеф сигналы эшли башлаган. Вакыйга урынына кичекмәстән тәртип сакчылары килеп җиткән. Әмма җинаятьчеләр вакыйга урыныннан качканнар.
Исегезгә төшерәбез, өч атна элек Урта Девятовода да билгесез кешеләр уңышсыз төстә банкоматны "чистартырга" омтылып караганнар иде. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган, шиклеләрнең шәхесләре билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев