Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кешеләр иминлеге сагында

Язның беренче көнендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. 1932 елда СССР Халык Комиссарлары Советы "СССР территориясен һава һөҗүменнән саклау турында нигезләмә"не раслый. Аңа ярашлы төстә җирле ПВО илебезнең һава һөҗүменнән обороналауның мөстәкыйль төп өлешеннән бүленә. 1961 елда МПВОга алмашка бөтенләй яңа система - СССР Гражданнар оборонасы килә. "Гражданнар оборонасы"...

Язның беренче көнендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

1932 елда СССР Халык Комиссарлары Советы "СССР территориясен һава һөҗүменнән саклау турында нигезләмә"не раслый. Аңа ярашлы төстә җирле ПВО илебезнең һава һөҗүменнән обороналауның мөстәкыйль төп өлешеннән бүленә. 1961 елда МПВОга алмашка бөтенләй яңа система - СССР Гражданнар оборонасы килә.

"Гражданнар оборонасы" термины әле дә әйтелештә булса да, хәзерге этапта ул тышкы дошманнан саклану өчен түгел, ә халыкны саклау өчен кулланыла. Кешеләр гомеренә һәм җимерелүләргә табигый бәла-казалар, техноген катастрофалар һәм террорчылык куркыныч яный.

ГО системасына гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм эвакуацияләү органнары, ТР икътисад объектлары, шәһәрләр һәм районнарының штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре керә. Бу халыкны һәм милекне гадәттән тыш хәлләрдә саклау өчен министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның махсус әзерләнгән һөнәри авария-техник һәм авария-коткару берләшмәләре. Махсус вәкаләтле вазифаи затлар һәм ГО белгечләре бәлагә тарыган кешеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәм күрсәтерлек көчләргә һәм чараларга идарә итүне тәэмин итәләр.

Барлык бу берләшмәләр ике билгеләнештә - алар мәҗбүри тәртиптә тыныч чорда гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп ителәләр.

Гражданнар оборонасы заманча һәм камилрәк булган саен безнең тормышыбыз да имин булыр. Халыкны табигый һәм техноген һәлакәтләрдән саклау эшендә уртак тырышлык белән генә уңышка ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X