Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кешеләр юлларда һәлак була

Быелның алты аенда Лаеш районы юлларында 25 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 кеше үлгән (шул исәптән - ике бала һәм ике җәяүле), 31 е җәрәхәтләнгән (шул исәптән - ике җәяүле һәм бер бала). Өч авария исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәтләре Казан-Оренбург һәм Столбище-Атабай автоюлларында еш була. Мәсәлән,...

Быелның алты аенда Лаеш районы юлларында 25 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 кеше үлгән (шул исәптән - ике бала һәм ике җәяүле), 31 е җәрәхәтләнгән (шул исәптән - ике җәяүле һәм бер бала). Өч авария исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтләре Казан-Оренбург һәм Столбище-Атабай автоюлларында еш була.

Мәсәлән, июнь уртасында өч көн эчендә Оренбург тракты өч авария урыны булды. Алар нәтиҗәсендә өч кеше һәлакәт урынында һәлак була һәм икесе төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән медицина учреждениеләренә озатыла.

14 июнь, якшәмбе. Имәнкискәдә яшәүче гр. Г. Рено (SR) автомобилендә 61 нче километрда зур тизлектә юл читенә төшә. Машина каплана. Нәтиҗәдә 31 яшьлек йөртүче ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә. Ул иминлек каешын эләктермәгән була. Ә аның пассажирын, Лаеш үзәк район хастаханәсенең яшь шәфкать туташын иминлек каешы котылгысыз үлемнән коткара. Гр. Г.ның авылдашы баш мие селкенеп һәм уң умрау сөяге сынып РКБга җибәрелә.

15 июнь, дүшәмбе. Габишевода яшәүче 27 яшьлек гр. М. ВАЗ-21074 машинасы белән идарә иткәндә каршы як хәрәкәт юлына чыга. Иске Пристаньда яшәүче 47 яшьлек гр. С. идарә иткән тагылмалы бензовоз җиңел машинаны бәрдерә... Аның йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булалар.

16 июнь, сишәмбе. Дүшәмбе килеп чыккан авария урыныннан 5 км ераклыкта 60 яшьлек ВАЗ-21102 йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Караңгыда төнге сәгать өченчедә юл буйлап баручы, бернинди тану билгеләре булмаган ир кешене күрү кыен була. Һәлакәт нәтиҗәсендә Алексеевск районында яшәүче 51 яшьлек ирнең башының йомшак тукымалары бәрелә, аягы сына. РКБга җибәрелә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык һәлакәтләр төнлә, юлның яктыртылмаган участокларында килеп чыккан, ә йөртүчеләр бәхетсезлекне булдырмый калырлык тизлек сайламаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев