Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кешеләргә яктылык алып килүчеләр бәйрәме

Энергетик көне алдыннан Лаеш районы электр челтәрләре (РЭС) начальнигы Наил Бахтиозин газетабыз хәбәрчесенә башкарылган эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. 2016 елда энергетиклар тырышлыгы белән гамәлдәге челтәрләр шактый яңартылган һәм яңалары төзелгән. -30 километр һава линияләре һәм Чирпы белән Урта Девятовода ике трансформатор пункты ремонтланды, - дип сөйли РЭС...

Энергетик көне алдыннан Лаеш районы электр челтәрләре (РЭС) начальнигы Наил Бахтиозин газетабыз хәбәрчесенә башкарылган эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

2016 елда энергетиклар тырышлыгы белән гамәлдәге челтәрләр шактый яңартылган һәм яңалары төзелгән.

-30 километр һава линияләре һәм Чирпы белән Урта Девятовода ике трансформатор пункты ремонтланды, - дип сөйли РЭС начальнигы. - 12 километр озынлыкта яңа электр тапшыру линияләре үткәрелде. Төзелә торган коттедж поселокларында яңа кулланучылар тоташа. Анда 15 трансформатор пункты урнаштырылды.

Әмма төп казаныш дип Наил Бахтиозин электр челтәрләренең табигать катаклизмнарына карата тотрыклырак була баруын саный.

-Ноябрь уртасында Лаеш районында бозлы яңгыр яуды. Үткәргечләр ябышкан боз авырлыгына чыдадылар, - ди Наил Рәүф улы. - Хәзер корыч белән алюминийдан ясалган изоляцияле үткәргеч кулланыла, ул җил, кар һәм боз авырлыгына түзәргә сәләтле. Әмма салынып торучы агач ботаклары зур проблема булып кала. Ботакларны кисү чаралары даими үткәрелә, әмма йорт яны участогы турында сүз барганда кайбер кешеләр каршы килә. Ботакларның линиягә төшү очрагында тулы бер урамнар, хәтта авылларның да утсыз каласын аңламый кешеләр!

Электр энергиясен урлау белән хәл кискен тора. РЭС хезмәтләреннән бушлай файдаланырга теләүчеләр һәрчак табыла.

-Бу ел эчендә электр челтәренә тоташу буенча килешү төземәгән кулланучыларга 34 административ акт төзелде, - ди Наил Бахтиозин. - Мондый гражданнарны ачыклау буенча рейдлар регуляр төстә үткәрелә. Бу эштә безгә Казаннан белгечләр, шулай ук участковыйлар ярдәм итә. Челтәргә законсыз тоташуның иң күп очрагы яңа коттедж поселокларында теркәлгән.

Лаеш энергетиклары үз осталыкларын шомарталар һәм аны һөнәри осталык конкурсларында раслыйлар.

-"Челтәр компания" ЧҖҖ үткәрә торган республика конкурсларында безнең команда икенче урын алды, - ди уңышлары белән горурланып Наил Рәүф улы. -Приз махсус техника - бораулау җайланмасы булган трактор булды. Быел Лаеш РЭСы хезмәткәрләре эшләрне көчәнеш астында башкарырга өйрәнделәр. Хәзер линиядә эшчәнлек алып барганда абонентларны челтәрдән өзмәскә мөмкин. Өйрәнүнең башка юнәлеше - ул куркынычсызлык техникасы. Персонал ел саен махсус җиһазландырылган кабинетта хезмәтне саклауга өйрәнә.

Киләсе елда эшләнәсе эшләр дә аз түгел һәм РЭС начальнигы аның кайбер моментлары белән газета укучыларыбызны да таныштырды.

-Яңа абонентлар тоташтыруны дәвам итәчәкбез, чөнки районда актив төзелеш алып барыла, - дип дәвам итә Наил Рәүф улы. - Электр тапшыруның яңа линияләрен сузу һәм трансформатор пунктлары төзү планлаштырыла. Безнең белгечләрне футбол буенча Конфедерацияләр Кубогын үткәрү белән бәяле чараларга җәлеп итәрләр, мөгаен. Безнең тәҗрибә бар инде: без Универсиадада да, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да эшләдек.

Бәйрәм чоры - тынычланыр өчен сәбәп түгел. Энергетикларның ял көннәре булмый.

-Яңа ел каникулында РЭС персоналы график буенча дежур торачак, - дип сөйләвен тәмамлый Наил Бахтиозин. - Кешеләр һәм техника теләсә кайсы торак пунктта өзеклекләрне бетерүгә әзер.

Һөнәри бәйрәмнәрен энергетиклар лаешлыларның өйләрендә һәрчак ут булсын өчен сугышчан постларында каршылыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев