Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кешеләрне сөендереп чишмә челтери

Урта Девятово авылында яшәүчеләр Казан алиһәсе иконасы бәйрәмендә җиденче тапкыр Чишмә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чираттагы мәртәбә үзенә генә хас төсмердә - зурлап, күп санлы кунаклар катнашында үтте. Төп сәхнәдә Казан, Лаеш, Чирпы, Каипы, Пәрәү һәм районның башка торак пунктларыннан иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады. Җирле "Рябинушка" вокаль төркеме...

Урта Девятово авылында яшәүчеләр Казан алиһәсе иконасы бәйрәмендә җиденче тапкыр Чишмә көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чираттагы мәртәбә үзенә генә хас төсмердә - зурлап, күп санлы кунаклар катнашында үтте.

Төп сәхнәдә Казан, Лаеш, Чирпы, Каипы, Пәрәү һәм районның башка торак пунктларыннан иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады. Җирле "Рябинушка" вокаль төркеме бәйрәм программасына ямь өстәде.

-Бу бәйрәм миңа Никольскийның кече "Каравон"ын хәтерләтә. Шундый ук күңел ачу, үзенчәлекле атмосфера. Карарлык әйберләр, тыңларлык кешеләр, үзеңә күңел ачарлык нәрсәләр бар,-дип тәэсирләре белән уртаклашты Казаннан кайткан кунак.

Җирле халык та бәйрәм турында яхшы фикердә:

-Бу көн безгә үзебезнең тамырлар, туганнарча элемтәләр, буыннар күчүчәнлеге турында искәртә. Без табигать анага юмартлыгы өчен баш ияргә, авылдашлар белән аралашырга һәм ял итәргә дип чишмә янына киләбез. Бәйрәмгә гаиләбез белән төштек. Монда Бариновларның өч буыны. Оныкларыбыз үсеп килә, алар кече яшьтән үк үз бабалары гореф-гадәтләрен белергә һәм сакларга тиешләр,- дип сөйли авылда яшәүче Александр Баринов.

-Чишмә көне кебек бәйрәмнәр һәр авылга кирәк. Алар туган якка мәхәббәт, хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбиялиләр,- дип басым ясады үз чыгышында район башлыгы М.Афанасьев.

Михаил Павлович үз сүзләрен эш белән раслады. Авыл җирлеген төзекләндерүдә һәм үстерүдә тырышлыкларын кызганмаганнарга район башлыгы Рәхмәтләре белдерелде.

Чараны оештыручылар бу көнне авылда яшәүчеләрне 20 дән артык номинациядә хөрмәтләделәр. Мондый бәйрәмдә макталу - зур хөрмәт ул. Бүләкләү тантанасының авылның иң мактаулы кешеләрен хөрмәтләүдән башлануы очраклы түгел. Авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын, укытучылар, спортчылар, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны авылдашлары алкышлап каршылады. Эштә, укуда, спортта ирешкән уңышлары өчен аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чарасы үзәгендә һәрчак гаилә булды һәм шулай булачак та. Бүләкләнүчеләр арасында никахта 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаилә парлары да бар иде.

Чишмә янында яңа өйләнешүчеләрне һәм яшь гаиләләрнең балалары туу белән котлау бик тә яхшы гадәт.

Бәйрәм символының үзе - чишмә турында әйтсәк, ул кунакларны табигый матурлыгы, төзекләндерелүе белән каршылады. Иганәчеләр тырышлыгы белән чишмә яны даими яңартыла, төзекләндерелә. Чыннан да- бу райондагы иң матур урыннарның берсе. Кешеләр авылдагы үзгәрешләргә дә шатлана. Иң зурысы чишмәдән ерак булмаган. Мондагы кечерәк елга быел яңадан туган кебек булган. Аның юлын чистарту һәм турылау нәтиҗәсендә ул яңадан су коену һәм ял итү өчен яраклы әйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево