Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Киләчәкне сайлыйбыз

Лаеш районында, бар Россиядәге кебек үк, узган якшәмбедә Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып чыгу өчен кандидатуралар билгеләү буенча гомумфедераль партия алдан тавыш бирүе булды. Видеосюжетларны газета сайтының "Видео" бүлегеннән карагыз. Махсус интернат мәктәп бинасында урнашкан сайлау участогы беренче минутларда ук үз фикерен белдерергә килгән Лаеш кешеләре белән тулды. Күпләр балалары...

Лаеш районында, бар Россиядәге кебек үк, узган якшәмбедә Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып чыгу өчен кандидатуралар билгеләү буенча гомумфедераль партия алдан тавыш бирүе булды.

Видеосюжетларны газета сайтының "Видео" бүлегеннән карагыз.

Махсус интернат мәктәп бинасында урнашкан сайлау участогы беренче минутларда ук үз фикерен белдерергә килгән Лаеш кешеләре белән тулды. Күпләр балалары белән иде.

-"Бердәм Россия" - хезмәт кешеләре ниятләренә җавап бирә торган партия, - дип саный беренче сайлаучылар арасыннан Наталья. - Әлеге партия тарафыннан күп нәрсә эшләнде. Әмма кадрлар сәясәтенә дә игътибар бирергә кирәк. Безнең районда күп кенә тармакларда белемле белгечләр җитми. Район икътисадын үстерергә сәләтле креатив профессионаллар таләп ителә.

-Карагыз, соңгы вакытта никадәр күп төзиләр, - дип билгеләде хезмәт ветераны Мәдинә Сәгыйтова. - Йортлар, балалар бакчалары, юллар, тротуарлар, ФАПлар, клублар - барысын да санап бетереп булмый. Димәк, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Михаил Афанасьев җитәкли торган районыбыз тотрыклы үсә.

Ә кешеләр һаман килделәр дә, килделәр. Тавыш бирү кабиналары янында зур булмаган чиратлар да барлыкка килде хәтта. Сайлау участокларында музыка уйнады, тынычлык һәм яхшы мөгамәлә хөкем сөрде.

Чирпы авыл җирлеге ветераннар советы рәисе актив гражданлык позициясен күрсәтте. Бик тиздән Рамил Шәрәф улы Сәләхов 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Олы яшенә карамастан, ул күрше авылда урнашкан сайлау участогына үз машинасында килде. Әлбәттә, автобустан да файдаланырга мөмкин булыр иде, әмма Рамил Шәрәф улы район юллары буйлап мөстәкыйль төстә йөрүгә өстенлек бирә. Шуның өстенә алар даими төстә тәртипкә китерелә.

Сайлаучылар килү беркайчан булмаганча югары иде. 16.16.068 участогы исәп комиссиясе рәисе Андрей Рябинин сүзләре буенча, аның участогында 12 сәгатькә 230 кеше тавыш бирде, бу 70%ны тәшкил итә.

Сәгать 10 га алдан тавыш бирүдә 2470 кеше катнашты. 13 сәгатькә районның 4660 тан артык сайлаучысы тавыш бирде, ә 17 сәгатькә - 6000 гә якын. Нармонка, Усады һәм район мәдәният йортындагы сайлау участокларында тавыш биргән кешеләр зур активлык күрсәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның көзендә иң күп тавыш җыйган праймеризда катнашучылар сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына кандидат булачаклар.

Шуны әйтергә кирәк, сайлау участоклары эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Комиссиянең бар әгъзалары үз бурычларын төгәл беләләр. Тиз һәм җайлы эшлиләр. Алдан тавыш бирү процедурасы планлы режимда үтте, нинди дә булса бозулар ачыкланмады.

Алдан тавыш бирүнең төп принциплары - көндәшлек, ачыклык, исемлекне алдан тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә төзү, сайлап алуның аңлаешлы критерийлары, процедураның бар стадияләрендә массакүләм мәгълүмат чараларының ирекле катнашуы, исемлекләрне гражданнар фикереннән чыгып формалаштыру, процедураның бар этапларында үтә күренмәле булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район праймериз