Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Киләсе атнада бурычлыларның хокуклары чикләнәчәк

15 гыйнвардан суд приставларына закон тарафыннан бурычлыларны вакытлыча транспрот чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рөхсәт ителә, алар руль артына утыруны тыя алалар. Яңалык алиментлар һәм административ штрафлар буенча 10 мең сумнан артык бурычы җыелган гражданнарга кагыла. Хәбәрләрне алар шәхсән имзаларын куеп алачаклар. Бурычлының йөртү таныклыгы алынмый, бары "катырылачак"...

15 гыйнвардан суд приставларына закон тарафыннан бурычлыларны вакытлыча транспрот чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рөхсәт ителә, алар руль артына утыруны тыя алалар. Яңалык алиментлар һәм административ штрафлар буенча 10 мең сумнан артык бурычы җыелган гражданнарга кагыла. Хәбәрләрне алар шәхсән имзаларын куеп алачаклар.
Бурычлының йөртү таныклыгы алынмый, бары "катырылачак" һәм бурычын түләгәнче ул машина йөртергә тиеш түгел.
"Катырылган" таныклыклы булып та машина йөртүче гражданнар алардан мәхрүм ителергә мөмкин, ә бу үз чиратында таныклыкны яңадан торгызу өчен ЮХИДИдә имтиханнарны яңадан бирүгә китерә.
Приставлар билгеләгән автомобиль белән идарә итү хокукларын вакытлыча чикләүне бозган өчен КоАП тарафыннан 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр йөртү хокукларыннан мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район приставы права