Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Китап укучы ил Интернет басма сүзне алыштырмаячак

Мәгълүмати технологияләр гасырында китапханәчеләргә "бөтендөнья пәрәвезе" белән көндәшлек итү авырлашканнан авырлаша бара. Әмма Лаеш районының 22 меңнән артык кешесе китапханә системасы хезмәтләреннән актив файдалана. Лаешның әдәбиятны саклау урыны шәһәр кешеләре арасында популяр. Аңа регуляр төстә алты меңнән артык кеше йөри, аларның шактый өлеше - балалар. Ел башыннан китапханәнең уку залына...

Мәгълүмати технологияләр гасырында китапханәчеләргә "бөтендөнья пәрәвезе" белән көндәшлек итү авырлашканнан авырлаша бара. Әмма Лаеш районының 22 меңнән артык кешесе китапханә системасы хезмәтләреннән актив файдалана.

Лаешның әдәбиятны саклау урыны шәһәр кешеләре арасында популяр. Аңа регуляр төстә алты меңнән артык кеше йөри, аларның шактый өлеше - балалар.

Ел башыннан китапханәнең уку залына ике меңгә якын лаешлы мөрәҗәгать иткән. Яшьләр һәм укытучылар китапларны уку-укыту процессына ярдәмче буларак файдаланалар.

Өлкәннәр, ә бу китап укучыларның 85% тан артыгы, күбрәк тарихи, туган якны өйрәнү әсәрләренә һәм беллетристикага өстенлек бирәләр.

Әдәбият яратучыларның таләпчән зәвыгын канәгатьләндерү өчен даими төстә кызыклы тематик күргәзмәләр ачыла, мәгълүмати стендлар әзерләнә һәм төрле чаралар үткәрелә. Районның китапханә фонды быел тугыз меңгә якын яңа экземпляр белән тулыланды. Үзәк китапханәгә меңгә якын китап кайтты.

XII Бөтенроссия конференциясенә "Державинские строки" күргәзмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев