җәмгыять
КОМЛЫ КОВАЛИДА ӨЧ МАШИНА КАТНАШЫНДА ҮЛЕМГӘ КИТЕРГӘН ЮЛ-ТРАНСПОРТ ҺӘЛАКӘТЕ БУЛГАН
Беренче мәгълүматлар буенча, авария гаепчесе 34 яшьлек "Шевроле Ланос" йөртүче хатын-кыз була.Ул каршы хәрәкәт ягына чыгып, "Хонда Джаз" автомобиле белән бәрелешкән. Икенче машина руле артында да 1960 елгы хатын-кыз була. Бәрелү шундый көчле була ки, икенче автомобиль янәшәдән узучы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелә. "Девятка"йөртүчесе җиңелчә курку һәм машинасының бераз зыян күрүе...
Беренче мәгълүматлар буенча, авария гаепчесе 34 яшьлек "Шевроле Ланос" йөртүче хатын-кыз була.Ул каршы хәрәкәт ягына чыгып, "Хонда Джаз" автомобиле белән бәрелешкән. Икенче машина руле артында да 1960 елгы хатын-кыз була. Бәрелү шундый көчле була ки, икенче автомобиль янәшәдән узучы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелә. "Девятка"йөртүчесе җиңелчә курку һәм машинасының бераз зыян күрүе белән котыла. Хонда хуҗасының куркынычсызлык мендәрләре эшләүгә дә карамастан,бәрелү шактый нык була, хатын-кызны ашыгыч ярдәм алып китә. Авария гаепчесе үзе исә алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев