Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Конкурска йомгак ясалды

5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Вконтакте" социаль челтәрендә "Кама ягы" берләшмәсендә "Көз ритмнарында" фотоконкурсы үткәрелде. Анда Лаеш районыннан һәм Казаннан 69 кеше актив катнашты. Тавыш бирүнең ике этабы дәвамында да атмосфера киеренке булды... Креатив, иҗат, һәвәслек, интрига, көндәшлек, бәхәсләр - болар барысы да 30 көн дәвам итте. Барысы өчен дә...

5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Вконтакте" социаль челтәрендә "Кама ягы" берләшмәсендә "Көз ритмнарында" фотоконкурсы үткәрелде. Анда Лаеш районыннан һәм Казаннан 69 кеше актив катнашты.

Тавыш бирүнең ике этабы дәвамында да атмосфера киеренке булды... Креатив, иҗат, һәвәслек, интрига, көндәшлек, бәхәсләр - болар барысы да 30 көн дәвам итте.

Барысы өчен дә финал этабы бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки конкурс төгәлләнүгә бары берничә көн генә калган иде. Һәркем җиңүгә омтылды, һәркем тавыш бирүдә үз позициясен яхшырту өстендә эшләде. Бу атмосфераны президент сайлаулары белән чагыштырырга мөмкин, анда да кандидатлар аудитория белән эшли һәм аудитория үз карарын җиткерә. Чыннан да шәп булды!

Шулай итеп, тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итәргә һәм җиңүчеләрне атарга әзербез.

"Мисс осень-2016" номинациясе:

1 урын: Анастасия Соловьева - 505 тавыш

2 урын: Нурия Аглюкова - 498 тавыш

3 урын: Гөлназ Камалиева - 418 тавыш

"Осенняя пора - очей очарование" номинациясе:

1 урын: Алена Тихонова - 353 тавыш

2 урын: Римма Шәвәлиева - 318 тавыш

3 урын: Марина Савельева - 228 тавыш

Барлык катнашучыларга һәм алар белән бергә борчылган, алар өчен җан аткан кешеләргә зур рәхмәт белдерәбез. Мондый активлык булу конкурсларны ешрак уздырырга яхшы сәбәп. Нәкъ шуңа күрә без 21 ноябрьдән яңа конкурс башлыйбыз. Төркемгә керегез, "Вконтакте"да безнең vk.com/kamsknov берлегенә язылыгыз. Булачак конкурс турында бар мәгълүмат дүшәмбе көнне www.Iaishevskyi.ru/ru сайтында һәм башка социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Сайтка керегез, язылыгыз. Лаеш районының иң соңгы яңалыкларын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев