Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Корал, патроннар, радиостанция тартып алганнар

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Казанның 36 яшьлек кешесеннән тулы бер арсенал корал тартып алганнар. ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан ЭЭМның экстремистчылык белән көрәш үзәге хезмәткәрләре РФ ФСБның ТР идарәсеннән коллегалары белән берлектә террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүдә шикле тоелган казанлыны тоткарлыйлар. Тентү вакытында анда патроннар, кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланманың...

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Казанның 36 яшьлек кешесеннән тулы бер арсенал корал тартып алганнар.

ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан ЭЭМның экстремистчылык белән көрәш үзәге хезмәткәрләре РФ ФСБның ТР идарәсеннән коллегалары белән берлектә террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүдә шикле тоелган казанлыны тоткарлыйлар.

Тентү вакытында анда патроннар, кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланманың зыян салучы элементлары һәм радиостанция табыла. Радикаль ислам яклы буларак, ир кеше Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасына симпатия белән карый.

-Ул Сирия территориясендә яшәүче аның вәкилләре белән элемтәдә тора, - дип өсти ЭЭМның ТР матбугат хезмәте. - Аларның террорчылык эшчәнлеге өчен тотылачагын белә торып, аларга акча җибәрә. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитетының ТР тикшерү идарәсе Россия Федерациясе Жинаять кодексының "Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү" - 205.1 маддәсе 1 бүлеге, "Террорчылык актына әзерләнү" - 30 маддәсе 1 бүлеге, 205 маддәсе 2 бүлеге "а" пунктында каралган җинаятьләр составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатты.

Казанның Совет районы суды карары белән шикле кеше ике айга сак астына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X