Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Корбан гаете – олы бәйрәм

Беренче сентябрьдә Татарстанда бер юлы ике бәйрәм билгеләп үттеләр: Белем көне һәм Корбан гаете. Мәктәп балалары йоклаганда мөселманнар бәйрәм намазына җыелдылар. Ольга Исаева Автор фотосы Корбан гаете - иң зур ике мөселман бәйрәменең берсе. Бу көнне мәчеткә баралар, корбан чалалар,туганнарының хәл-әхвәлләрен белешәләр, мәрхүмнәр рухына дога кылалар, сәдака бирәләр. Лаеш мәчете...

Беренче сентябрьдә Татарстанда бер юлы ике бәйрәм билгеләп үттеләр: Белем көне һәм Корбан гаете. Мәктәп балалары йоклаганда мөселманнар бәйрәм намазына җыелдылар.

Ольга Исаева

Автор фотосы

Корбан гаете - иң зур ике мөселман бәйрәменең берсе. Бу көнне мәчеткә баралар, корбан чалалар,туганнарының хәл-әхвәлләрен белешәләр, мәрхүмнәр рухына дога кылалар, сәдака бирәләр.

Лаеш мәчете ишекләре иртәнге өчтән үк ачык иде. Сәгать бишенче киткәндә зал тулы иде инде. Намазга килүчеләр коридорда һәм буш бүлмәләрдә дә күп булды: бәйрәм намазына 300ләп кеше килгән.

Бераз тарихтан

Корбан гаете Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһ кушуы буенча улын корбанга китерүе хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ибраһим Аллаһка каршы килә алмый. Ул улы Исмәгыйль муенына пычак китерүгә Аллаһ аны кызгана һәм егетне тәкә белән алыштыра. Менә шул көннән ислам дине тотучылар Корбан гаетендә терлек - дөя, сарыклар һәм сыер чалалар.(https://riafan.ru/933321-kurban-bairam-2017).

Марат, Казан

-Мин Лаешка әти-әни янына кайттым. Мин Аллаһка ышанам, әмма мәчеттә сирәк булам. Бүген әтием өчен дога кылам.

Җиһан, Лаеш

-Мәчеткә килергә тырышам. Бүген Аллаһтан тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет сораячакмын.

Кадыйр абый, Лаеш

-Мин мәчеттә казначей. Елдан-ел мәчеткә йөрүчеләр 25-30га арта. Килә алганнарның барысы килә. Кояш чыккач гает намазы укыла. Аннан өйләргә таралабыз, анда инде бәйрәм табыны көтә. Бер беребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, ә бүгенге көн аеруча саваплы. Корбан итен өчкә бүләләр, аны өләшәләр, кунак җыялар. Хәзер сарыкларны Сокурыда, Комлы Ковалида һәм башка моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда чалалар.

Җәлил, Лаеш

-Миңа 8 яшь, өченче сыйныфта укыйм. Мәчеткә әтием белән килдем. Саулык сорап дога кылдым.

Зөфәр хәзрәт

-Намазга кадәр кардәшләребезгә хөрмәтле Рөстәм абый, Рашат Булатов (районның ветераннар советы рәисе), хезмәт ветераны Габдулла Гыйрфанов мөрәҗәгать итте. Корбан гаетенә мәчеткә килүчеләр күп. Көн саен кылынган, җәмәгать белән кылынган догаларның савабы бик зур. Көн саен мәчеткә килү мөмкинлеге булмаганда, җомга көнне килү кирәк. Татарстанда төрле дин тотучылар һәм төрле милләт кешеләре дус, тату яшиләр. Мин барыгызга ышаныч, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined