Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Котлау Россия Конституциясе көне белән

Хөрмәтле Лаеш районында яшәүчеләр! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Конституциясе көне белән котлыйм! Илебезнең 1993 елда кабул ителгән Төп Законы декларация генә булмады. Ул безнең дәүләтнең стратегик үсеш курсын билгеләүче документ булды һәм шулай булып кала да. Конституция шәхес хокуклары һәм ирекләре, гражданнар бердәмлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Дәүләтнең...

Хөрмәтле Лаеш районында яшәүчеләр!

Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Конституциясе көне белән котлыйм!

Илебезнең 1993 елда кабул ителгән Төп Законы декларация генә булмады. Ул безнең дәүләтнең стратегик үсеш курсын билгеләүче документ булды һәм шулай булып кала да.

Конституция шәхес хокуклары һәм ирекләре, гражданнар бердәмлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Дәүләтнең Төп Законы тарихи борылыш чорында кабул ителгән һәм россиялеләрнең гражданнар иминлеге һәм тигезлегенә омтылуын чагылдыра.

Без барыбыз да илебезне көчле һәм чәчәк атучы держава, ә Татарстан һәм Лаеш районын - динамик үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәк икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез.

Лаешлылар һәрчак ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшәделәр, безнең илебез муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь төстә хезмәт куйдылар һәм иҗат белән шөгыльләнделәр. Сезнең барыгызга киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек һәм барлык эш-башлангычларыгызны Законга һәм бер-берегезгә хөрмәт тоеп башкаруыгызны телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев