Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

КПЗда 15 тәүлек үткәрергә теләмәгәндә нишләргә.

Ә бит "ябылу", административ арестка эләгү мөмкинлеге чыннан да бар. Моның өчен күп кирәкми: штрафларны вакытында түләмәү дә җитә. Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре КоАПның 20.25 маддәсе 1 бүлеге "Административ штрафны түләмәү..." буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан 17 мартына кадәр 45 административ материал төзегәннәр. Алар барысы да Лаеш...

Ә бит "ябылу", административ арестка эләгү мөмкинлеге чыннан да бар. Моның өчен күп кирәкми: штрафларны вакытында түләмәү дә җитә.

Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре КоАПның 20.25 маддәсе 1 бүлеге "Административ штрафны түләмәү..." буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан 17 мартына кадәр 45 административ материал төзегәннәр. Алар барысы да Лаеш районы судына җибәрелгән.

Аның карары буенча сигез кеше административ арест астында, җидесе административ штраф түләгән (вакытында түләмәгән өчен түләүдән тыш) һәм алтысы мәҗбүри эшләргә җибәрелгән.

-Безнең хезмәткәрләр алга таба да түләмәүчеләрне ачыклауны дәвам итәләр, - дип кисәтә Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. - Шуңа күрә штрафны вакытында түләргә кирәк. Өстәвенә, беренче 20 көндә түләгәндә аның күләмен ике тапкырга киметергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД