Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кубокны Атабай хоккейчылары алып китте

Шимбә көнне булган хоккей матчы районның иң көчле командасын ачыклады. Уен "Зилант"та үтте, кырга Атабай һәм Усады егетләре чыкты. Беренче период атабайлылар файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Усады егетләре кырдан көндәшләренең берсе чыгарылгач өстенлекләреннән файдалана алмадылар. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән Атабай хоккейчылары җиңү яулады. Район башлыгы кубогын, медальләр, грамоталар һәм...

Шимбә көнне булган хоккей матчы районның иң көчле командасын ачыклады.

Уен "Зилант"та үтте, кырга Атабай һәм Усады егетләре чыкты. Беренче период атабайлылар файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Усады егетләре кырдан көндәшләренең берсе чыгарылгач өстенлекләреннән файдалана алмадылар. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән Атабай хоккейчылары җиңү яулады.

Район башлыгы кубогын, медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләрне Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X