Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кулланучы колагына

Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек. -Люция Мавледжановна, газета укучыларыбызның берсен аяк киемен кире кайтару мәсьәләсе борчый. Ул безгә болай дип яза: "Туфли сатып...

Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек.

-Люция Мавледжановна, газета укучыларыбызның берсен аяк киемен кире кайтару мәсьәләсе борчый. Ул безгә болай дип яза: "Туфли сатып алдым, әмма беренче көнне үк, эшкә барышлый аның үлчәме миңа туры килмәвен аңладым. Көн буе азапландым, алмаштырырга теләдем, әмма кибеттә моны эшләүдән баш тарттылар. Сатучы хаклымы?"

Люция Фәррахова: Сатучының гамәлләре законга каршы килми. Аяк киеме үлчәме туры килмәү аны киеп йөргәндә ачыкланган, ә куллануда булган товар кире кайтарылмый.

-Ә Столбищеда яшәүче Александр куртка сыйфатыннан канәгать түгел. Дүрт атнадан соң җөйләрнең сүтелә башлавын күрә, ә җиңендә тишек була (җепләр сыйфатсыз). Чек сакланган. Ул товар өчен акча таләп итә аламы? Әгәр әйе икән, аның гамәлләре алгоритмы нинди?

Люция Фәррахова: Әлеге хәлдә гарантия срогы булу яки булмау әһәмиятле момент булып тора.

1 нче вариант. Курткага гарантия срогы билгеләнгән, җитешсезлекләр ул төгәлләнгәнче ачыкланган. Товарның җитешсезлекләре ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы белән сөйләшенгән икән, кулланучы үз теләге буенча түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: товарны алыштыруны, сатып алу бәясен киметүне, товар җитешсезлекләрен кичекмәстән бушлай төзәтүне яки аларны бетерү чыгымнарын каплауны, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны.

Бу очракта сатучыга дәгъваны язма төстә бирергә, үзеңнең адресың һәм телефоныңны күрсәтергә, дәгъваның асылын һәм үз таләпләреңне язарга кирәк. Акчаны кире кайтару буенча таләпне канәгатьләндерү срогы 10 көн.

Сатучы тиешле сыйфаттагы товарны кире кабул итәргә тиеш. Товар җитешсезлекләре килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туу очрагында товарга экспертиза сатучы исәбенә үткәрелә. Әгәр таләпне үтәү срогы төгәлләнгәндә мәсьәлә хәл ителмәгән икән, кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә яки судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

2 нче вариант. Курткага гарантия срогы билгеләнмәгән.

Әгәр товар җитешсезлеге товарны кулланучыга тапшыру көненнән ике ел эчендә ачыкланган икән, ул шуңа туры килүче таләпләр куярга хокуклы. Шул ук вакытта җитешсезлек килеп чыгуда гаепне кулланучы исбатларга тиеш.

Мәсьәләне хәл итү өчен мөстәкыйль төстә курткага бәйсез экспертиза үткәрергә мөмкин. Анда җитештерү кимчелеге булуны раслаучы бәяләмә алганда, эшләнмә өчен түләнгән акчаларны кире кайтару һәм сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле төстә килгән зыянны (экспертиза бәясе һәм башка чыгымнар) компенсацияләү турында таләпне сатучыга күрсәтергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район права потребителей