Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда бердәм мәдәният дәресе Лаеш ягы музеенда мәктәп укучылары өчен үтте

"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектын район үзәгенең өч гомуми белем бирү мәктәбенең кече сыйныфлар укучыларына тәкъдим иттеләр. Чара Г.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда үтте. Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Ул балаларны барлык алда торган мәдәни чараларда катнашырга, эзләнергә һәм үз позицияләрен актив рәвештә тормышка...

"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектын район үзәгенең өч гомуми белем бирү мәктәбенең кече сыйныфлар укучыларына тәкъдим иттеләр.

Чара Г.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда үтте. Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Ул балаларны барлык алда торган мәдәни чараларда катнашырга, эзләнергә һәм үз позицияләрен актив рәвештә тормышка ашырырга чакырды.

Дәресне көндәлекне эшләүчеләр редактор Анна Белоброва һәм "Татармультфильм" мультипликация студиясе директоры Азат Ганиев ачып җибәрде. Алар сүзләре буенча, мәдәни-белем бирү проектының максаты - үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү. Музейларга, театр, күргәзмә һәм китапханәләргә йөреп күпме кызыклы һәм яңа нәрсә белергә була! Музейлар үзләрендә туган як тарихын, танылган якташлар тормыш юлының төрле чорларын саклый. Спектакльләр һәм тамашалар халыкның музыкаль традицияләрен ачып бирә һәм театраль күренештә чагылдырылган теге яки бу чорның костюмнарын тәкъдим итәләр. Китапханәләр күп кенә искиткеч китаплар белән таныштыра - хәзер язылганнар белән дә, ватандашларыбыз күп еллар элек язганнар белән дә.

Кунаклар "Стрелка времени" мультсериалының премьерасын күрсәтүне дә мәдәният дәресенә туры китерделәр. Лаешлы мәктәп укучылары яңа анимацион фильмны Татарстанда беренчеләрдән булып карадылар. Мавыктыргыч сюжет тамашачыларны Татарстанның ерак тарихына кайтара. Мәктәптә укучы үсмерләр Роман һәм Зөләйха бар нәрсәгә көче җитүче шаман белән көрәшәләр. Куышулар, көрәш, мавыктыргыч маҗаралар Казан Кремле, Бөек Болгар, Свияжск утрау-шәһәре һәм республиканың күпләргә таныш башка истәлекле урыннарында бара. Геройларга узган вакыйгалар тарих барышын үзгәртә алмасын өчен артефактлар җыярга кирәк.

Балалар мультикның беренче сериясен карау белән шулкадәр мавыктылар һәм аны төшерүчеләрне сораулар белән күмделәр.

-Сериалның дәвамы кайчан булачак?

-Мультфильм геройларының маҗаралары нәрсә белән тәмамлана?

Кунаклар кызыксынучан тамашачыларга җавап биреп өлгерә алмадылар.

-Фильмның икенче сериясен көзге каникулдан соң шулай ук Лаеш музеенда тәкъдим итәчәкләр. Ә соңгы серия әзер булгач, мультфильмны республикабыз киноэкраннарында һәм республикадан читтә дә күрсәтәчәкләр. Сериал тәмамланырга озак әле, әмма, ахыр чиктә, яхшылык җиңәргә тиеш!

Укучылар белән әңгәмәдә яңартылган көндәлекләрдәге һәм http://diary-culture.ru интернет-сайтындагы үзгәрешләр турында да сүз булды. Планлаштырылган конкурслар темалары һәм актив катнашучыларга призлар категорияләре аталды.

Мәдәни дәресне алып баручылар музей директоры Фәридә Мортазинага мәдәни көндәлекләргә билгеләр кую өчен печать тапшырдылар. Дәрес музей заллары буйлап экскурсия белән төгәлләнде. Аны үткәргәннән соң кече яшьтәге мәктәп укучылары беренче билге - "Мәдәният дәресе - Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музее" печате белән матур яңа көндәлекләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined